Поздравляем-котлыйбыз! | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

22 февраля 2021 г. Юбилей Фанили Шарифгалиевой-председателя Комитета по культуре РТНКА МО.
Фаниля активный и инициативный член нашей Автономии. Является одним из режиссеров программы Областного Сабантуя, организатором других культурных мероприятий, а также участником мероприятий местных татарских НКА. Ответственная. Стремится к самосовершенствованию.
Поздравляем Фанилю с достойной датой, желаем здоровья и успехов в дальнейшей творческой деятельности на благо нашему народу и, в целом , Обществу.
Балалар, оныклар үзеңне шатландырып торсын, Бәхетле тормыш булсын.
Ф. Мухтасаров

Фәнилә дуска!

Көн яктылыгы — кояшта,
Төн матурлыгы — айда.
Ай нурлары яктысында,
Ж,иргә туган бер бала.
Әнисе, әтисенә дәшеп
,,Кызым булсын Фәнилә.
Белемле, гыйлемле булсын,
Кайнасын фән илендә.»

Кышкы суык февраль аенда,
Безнең дустыбыз Фәнилә,
Айлы төндә йолдыз
булып туган ж,иргә.

Кадерле, хөрмәтле дустыбыз Фәнилә!!!

Юбилеең белән котлап,
Ни әйтик сиңа бүген?
Балкытсын бәхет кояшы,
Синең тормышның күген.
Сау — сәламәт булып яшә,
Рәхәт үтсен гомерең.
Ж,ан һәм күңел тыныч булсын,
Аяз булсын һәр көнең.
Син чая да, син сабыр да,
Игелек бар ж,аныңда.
Һәр мизгелдә таянычлы,
Кешең булсын яныңда.
Балаларың, оныкларың
Шат булсын синең өчен.
Үзләре дә сиңа алар,
Зур сөенеч китерсен.
Бергәләшеп алар белән,
Гомерең гөрләп үтсен.
Тормышлары имин булып,
Сине бәхетле итсен.
Күңелеңдә көз булмасын,
Булсын бары яз гына.
Син алардан тоеп яшә,
Кадер- хөрмәт наз гына.
Нурлы, ж,ырлы гомер юлың
Чәчәкләргә күмелсен.
Күңелеңнән моң — назларың
Чишмә булып түгелсен.
Төрле чаралар үткәреп,
Дусларны туплап бергә.
Гел алга омтыласың син,
Дәрт белән яшәп көн дә.
Матур бәйрәмнәр үткәреп,
Илһамың артып торсын,
Теләкләрең тормышка ашып,
Көннәрең ямьле булсын.
Игелегең изгелекләр белән кайтсын.
Аллаһ бирсен сиңа кадерне.
Рәхмәтебез сиңа иксез — чиксез,
Безнең өчен син кадерле.

Шигырьләрнең авторы Әлфия Шәмсүтдинова –
Автономиянең актив әгъзәсе.