Тынычлыкның туган көне | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

Тынычлыкның туган көне

(Р.Миңнуллин)

Минем бабай орденнарын,

Медальләрен такты бүген.

Ялт-йолт итеп тора алар –

Шуңа күрә якты бүген!

Бүген бигрәк егетләрчә,

Солдатларча атлый бабам.

Бабам белән, җитәкләшеп,

Мин парадка бүген барам.

Җиңүчеләр кебек итеп

Атлыйм мин дә, атлый ул да.

«Син – батыр!» – дим мин бабама,

«Син – батыр!» – дип мактый ул да.

Ул иң батыр солдат булган,

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

Борчылмагыз! Үсеп килә

Батырларның оныклары.

Бабайларның батырлыгын

Бер малай да онытмады.

Иртә тусам, мин үзем дә

Бабам кебек булыр идем…

Тынычлыкның туган көнен

Бәйрәм итә бүген илем!