1-й Молодежный Форум «Урман куле» | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

20-22 октября 2017 г. в Московской области состоялся Молодежный форум, подготовка к которому шла несколько месяцев. Форум организован в соответствии с проектом РТНКА МО «Школа формирования лидеров татарской молодежи», на который выделен грант Министерства культуры РТ. Организующей силой Форума стал молодежный клуб «Бердэмлек» (рук. Р.Гумирова), который органично вошел и в молодежное крыло РТНКА МО. Недаром лидеры клуба Римма Гумирова и Джамиля Каюмова были избраны делегатами на 6-й съезд ВКТ от РТНКА МО (август 2017 г., г. Казань).
Программа Форума, подготовленная лидерами, была очень насыщенной, содержательной и полезной. И основная ее часть была реализована 20-21 октября в Дмитровском районе (коттеджный пос. «Шиболово Горки»). Открытие Форума началось с гимна Татарстана. Председатель РТНКА МО Ф.Мухтасаров довел до участников Приветствие от И.Гильмутдинова (председатель Комитета по делам национальностей ГД)
и Р.Закирова (председатель Исполкома ВКТ).

Ведущими различных мастер- классов были Р.Валитова (продюсерский центр «Заманча», Т.Хуснутдинова (ТКЦ г. Москвы), В.Ганиев (г. Тюмень), Р.Латыпов (ред. Тат информ), Т. Яруллин (председатель Всемирного форума татарской молодежи) и другие.
22 октября участники организованно переехали в Москву — в Соборную мечеть. Там состоялась встреча с руководством ДУМ МО (муфтий Рушан Аббясов), лекция про татар
Москвы и Подмосковья и экскурсия по мечети (историк Марат Сафаров), выступление предпринимателя Тимура Абдрахманова.

Ф.Мухтасаров принимал активное участие как в подготовке, так и работе Форума. И в заключение программы он поблагодарил, в первую очередь, команду под руководством Р.Гумировой, вложившей много сил в проведение этого интересного мероприятия. В завершение Форума всем участникам были вручены Дипломы и презенты. А все организаторы и спикеры получили от имени РТНКА МО в подарок новую книгу «Татары Подмосковья». Остается добавить, что на Форуме приняли участие 48 человек из Московской области, г. Москвы, г. Тюмени и г. Екатеринбурга.
Форум этот стал первым, и он будет иметь продолжение, так как все прочувствовали полезность таких встреч.

Подготовка и Работа Форума активно освещалась на сайте:
http://tatar-inform.tatar (редактор Р.Латыпов, журналист А. Шигабутдинов)
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150772/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/23/150843/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150750/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150784/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150790/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150811/
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150802/
Мы благодарим редакцию за эти публикации.
Дополнительные итоги Форума будут отражены на сайте mosobltatar.ru в разделе «Молодежь».
Пресс-центр РТНКА МО

Правительственная телеграмма (смотреть)

Мәскәү өлкәсендә “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак

21 сентябрь 2017, 09:52
“Форумның максаты — яшьләрне татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү”, — ди проект авторы Римма Гомәрова.
20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы узачак. Форум Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Рәсәй мөфтиләр шурасы ярдәмендә уздырыла.
Катнашучыларны ике көнлек интенсив аралашу, проектлар күргәзмәсе, төбәкләрдәге социаль проектлар белән танышу, бизнес-уеннар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча остаханәләр, күренекле бизнес, сәясәт һәм сәнгать вәкилләре белән очрашу көтә. Ахырда — Мәскәү үзәгендәге җәмигъ мәчете буенча экскурсия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кагылышлы татар тарихы буенча лекторийлар оештырыла.
Форумга спикер буларак Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты рәисе, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, эшмәкәр Вячеслав Ганиев, «Заманча» продюсерлык үзәге генераль директоры Ринат Вәлитов, «Газиз гаилә» театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөсетдинова, Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов, Рәсәй мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һ.б чакырулы.
Проектның авторы Римма Гомәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның максатларын атап китте.
“Форум әле беренче генә тапкыр уздырыла. Аның максаты — актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү”, — диде Римма Гомәрова
Форумга “Урман күле”нең рәсми сайтында теркәлеп була. Форумда катнашучылар саны чикле. “Урман күле”нең оештыручылары – Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Бердәмлек” яшьләр клубы Мәскәү өлкәсеннән барлыгы 50 делегат көтә.

Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумының рәсми ачылышы булды
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150750/
21 октябрь 2017, 12:01

Максатыбыз — актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү, ди оештыручылар.
(Мәскәү, 21 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумының рәсми ачылыш тантанасы булды. Ачылышта Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров һәм проектның авторы Римма Гомәрова делегатларны сәламләде һәм форумның татар яшьләрен берләштерә торган бер мәйдан булырга тиешлеген белдерделәр.
Ачылыш тантанасында бер-берең белән танышу зур әһәмияткә ия булды, чөнки форумга Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре генә түгел, ә Казан, Екатеринбург, Төмән, Пенза кебек шәһәрләрдән делегатлар килгән. Бу — форумның Мәскәү татарларына гына түгел, ә барлык татарларга да ачык мәйдан икәнлеген күрсәтә.
Танышудан соң оештыручылар төп бурычларны гамәлгә ашыруга — татар яшьләренең лидерлык сәләтләрен ачу, арттыру һәм җитәкче булырга өйрәтү эшчәнлегенә күчте.
«Заманча» продюсерлык үзәге, 20 еллык тарихында 450 мең тамашачыны кабул итеп, Мәскәүдә хәзерге көндә 100 җырчы белән хезмәттәшлек итә торган иң зур оешма. «Заманча» продюсерлык үзәген оештыручыларның берсе Рәсимә Вәлитова һәм генераль директор Ринат Вәлитов үзәкнең хәзерге дәрәҗәгә ничек җитүе хакында сөйләделәр.
«20 елдан артык эшчәнлек вакытында безнең — чыгымлы да, эшне ташлыйсы килгән көннәр дә булды. Бу вакытта хәлиткеч рольне тамашачы үзе уйнады. Аларның концерттан соң рәхмәт әйтүләре безне алга этәрде, көч бирде», — дип сөйләде Рәсимә Вәлитова.
Форум Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Россия мөфтиләр шурасы ярдәмендә уздырыла.
Катнашучыларны ике көнлек якыннан аралашу, проектлар күргәзмәсе, төбәкләрдәге социаль проектлар белән танышу, бизнес-уеннар, лидерлык сыйфатларын үстерү буенча остаханәләр, күренекле бизнес, сәясәт һәм сәнгать вәкилләре белән очрашу көтә. Ахырда — Мәскәү үзәгендәге Җәмигъ мәчетенә экскурсия, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә кагылышлы татар тарихы буенча лекторийлар оештырыла.
Форумга спикер буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов, эшмәкәр Вячеслав Ганиев, «Заманча» продюсерлык үзәге генераль директоры Ринат Вәлитов һәм ул үзәкне оештыручыларның берсе Рәсимә Вәлитова, «Газиз гаилә» театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинова, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һ.б чакырулы. Шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов «Татар проектларын социаль челтәрләрдә таныту» темасына тренинг үткәрәчәк.
роектның авторы Римма Гомәрова “Татар-информ” хәбәрчесенә форумның максатларын атап китте.
“Форум әле беренче генә тапкыр уздырыла. Аның максаты — актив яшьләрне татарча проектлар белән кызыксындыру, татар оешмалары эшчәнлегенә җәлеп итү, лидерлык сыйфатларын үстерү”, — диде Римма Гомәрова.
Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, киләчәктә «Урман күле» күленең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.

Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак — Фәрит Мөхтәсәров
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150772/
21 октябрь 2017, 15:56

Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак — Фәрит Мөхтәсәров
Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров «Урман күле» форумының эшчәнлегеннән канәгать калды.
(Мәскәү, 21 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында “Урман күле” исемле татар яшьләре форумы уза. Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров та бу форумда катнаша. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә форум белән канәгать калуы һәм аның татар яшьләре арасында җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелгәнен әйтте.
«Бу форум «Татар яшьләре җитәкчеләрен әзерләү» мәктәбе кысаларында уза. Проектны без Татарстан мәдәният министрлыгы аша эшләдек һәм грант оттык. Форумның төп максаты — татар яшьләрен тагын бер тапкыр бергә җыеп алу. Яшьләрне бергә күбрәк җыйган саен алар бер-берсе белән аралаша, дуслаша. Бергә танышып, бер-береңнән тәҗрибә алу форумның нәтиҗәсе була. Шулай ук яңа татар гаиләләре дә оешырга мөмкин. Без боларның барысын да аңлап, шушы форумны оештырдык. Безнең оештыручылар зур тәҗрибәгә ия, мин дә азрак үземнекен өстәдем», — дип сөйләде Мәскәү өлкәсе татар мәдәни-милли мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров.
Фәрит Мөхтәсәров форумның максаты турында: «Төп мәсьәлә булып, Мәскәү өлкәсендәге татар яшьләреннән җитәкчеләр әзерләү тора. Безнең дәвамчыларыбыз милләтебезнең киләчәге булачак. Форумда булган остаханәләр дә яшьләрнең күңеленә сеңеп калачак», — дип сөйләде.
Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, кечкенәдән үк «Урман күле»нең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.

Журналистика остаханәсен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов алып барды
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/21/150784/

Социаль челтәрләрне аерым журналистика дияргә мөмкин — Рәмис Латыйпов

(Мәскәү, 21 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитриев районында «Урман күле» исемле татар яшьләре форумы уза. Форум кысаларында төрле остаханәләр эшләп килә. Журналистика остаханәсен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов алып барды.
Форум делегатлары 3 остаз арасыннан үзләре теләгән юнәлешне сайлады. Кемнеңдер идарәче буласы, кемнеңдер сәхнәдә үзеңне иркен тотасы, ә кемнеңдер журналистика серләренә төшенәсе килде.
«Газиз гаилә» театр студиясе җитәкчесе Тәнзилә Хөснетдинов делегатларны чыгыш ясаган вакытта үзеңне иркен тоту серләренә өйрәтте. «Хакыйкать аны кабул итәргә әзер кешеләргә генә ачыла. Без үз мөмкинчелекләребезне бәяләп бетермибез, күпчелек очракта аларны киметәбез», — дип башлады Тәнзилә ханым үзенең дәресен.
Шуннан соң Тәнзилә Хөснетдинова делегатларга үзләренең кимчелекле якларын аноним рәвештә бер кагәзь битенә язып бирергә кушты. Барлык кагәзьләр җыелганнан соң, Тәнзилә ханым аларны кабат укучыларга таратты һәм ул кимчелекне бетерү юлын эзләргә кушты. Кемдер үзе язган кимчелеккә башка кешедән киңәшләр ишетте, ә кемгәдер үзенең кимчелеге эләкте.
Эшмәкәр Вячеслав Ганиев «Идарәчеләр көрәше» уенын үткәрде. Уенда 12 генә кеше катнаша алды. Алар ике кешелеп төркемнәргә бүленеп, идарәчеләр эләгә ала торган төрле очраклардан чыгу юлларын эзләделәр. Мәсәлән, беренче уенчы җиһазны 10 меңгә сатарга әзер булса, икенчесенең бары тик 5 меңгә генә сатып алырга тели. Бу вакытта инде «идарәчеләр көрәше» туа.
Рәмис Латыйпов «Татар проектларын социаль челтәрләрдә таныту» темасына лекция уздырды. Ул анда «Татар-информ» мисалында татар проектларын ни рәвешчә җәмәгатьчелеккә танытырга мөмкин булуы хакында сөйләде. Төбәкләрдә үткән чараларны үткәрүчеләрнең эшләре мәгълүмат чараларында тиешенчә яктыртылмау сәбәпле, аларны үткәрүчеләр күләгәдә кала. Нәтиҗәдә, бу кешеләрнең күңеле үсми, ә җәмәгатьчелектә төбәкләрдәге татарлар елына бер сабан туеннан башка чара уздырмый дигән фикер туа, диде ул.
Форумга теркәлү “Урман күле”нең рәсми сайтында барды. Форумда барлыгы 40 ка якын делегат һәм 10 спикер катнаша. Оештыручылар, шаяртып, иң яшь катнашучы дип 1 яшьлек Надирәне атый. Ул әнисе белән барлык чараларда диярлек катнашып бара, кечкенәдән үк киләчәктә «Урман күле» күленең традицияләрен дәвам итеп, чын татар кызы булып үсәргә әзерләнә.

«Урман күле» форумы делегаты Наилә Айдуллина: Бер генә кеше күпне эшли алмый
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150790/
22 октябрь 2017, 11:03

Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән 40ка якын татар яшьләре «Урман күле» форумына җыелды.
(Мәскәү, 22 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында беренче тапкыр «Урман күле» яшьләр форумы уза. Форум делегаты Наилә Айдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләп китте.
«Мондый форумнарда татар яшьләре бер-берсе белән аралаша. Ул, беренче чиратта, шул ягы белән кирәкле дип саныйм. Минем ял көннерем яңа дуслар янында узды. Спикерларның да дәрәҗәсе югары, аларга иярәсе килә. Шулай ук Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә дә барачакбыз. Мин инде күптәннән анда булырга теләгән идем», — диде ул.
Наилә милли проблемаларны бер генә кеше чишә алмый дип саный, шуңа ул татарларны, ә бигрәк тә яшьләрне бергә туплый торган форумнар күбрәк булырга тиеш дип саный.
«Форумда күп кенә проектлар тәкъдим иттеләр. Без татарларның милли проблемаларын чишү юлларын эзләдек. Монда килгәнче милләтебезнең ассимиляцияләнә икәнлеген алай ук аңламый идем. Бу мәсьәләдә киңәшләшеп эш алып барырга кирәк. Бер генә кеше күпне эшли алмый», — диде «Урман күле» форумы делегаты.
Наилә Айдуллина моннан 4 ел элек Түбән Новгород өлкәсеннән Мәскәүгә укырга килә. Ә Түбән Новгородта аларның гаиләләре XVII гасырда ук төпләнә.

Туган телен белмәгән татарлар да татар телен саклап калырга тырыша — Радик Мусин
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150802/
22 октябрь 2017, 13:12

Туган телен белмәгән татарлар да татар телен саклап калырга тырыша — Радик Мусин
Мин читкә киткәч, татарлыкны сагына һәм урамда, метрода йөргәндә татар йөзләрен эзли башладым, ди Мәскәү өлкәсендә узган «Урман күле» форумы делегаты.
(Мәскәү, 22 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенәң Дмитров районында беренче тапкыр «Урман күле» яшьләр форумы уза. Форум делегаты Радик Мусин «Татар-информ» хәбәрчесенә читтә булган татарларга «Урман күле» кебек форумнар җитмәве турында әйтте.
«Мин үз авылымда яшәгәндә, татарлыкның нәрсә икәнлеген аңламый идем. Татарлар арасында татар мохитендә үскәндә ул сизелми. Соңыннан Санкт-Петербург шәһәренә күченгәч, анда бер-ике ел яшәгәч, мин татарлыкны сагына һәм урамда, метрода йөргәндә, татар йөзләрен эзли башладым. Шулай эзли торгач, юллар ачылды һәм мин төрле татар чаралары оештыручыларын таптым, Казан форумнары белән кызыксына башладым. Мәскәү өлкәсендә уза торган бу форум минем өчен зур ачыш булды. Бөтендөньядагы татарларны бергә җыеп, бер урында тәҗрибә туплый алу мөмкинчелеге алга атларга ярдәм итә», — диде ул.
«Форум делегатларының күбесе туган телен камил яки гомумән белми, әмма алар татар телен саклап калырга һәм мәдәниятне өйрәнергә тырыша. Белмим, андый теләк каян туадыр, бәлки ул аларның күңелләрендәдер», — дип сөйләде Радик.

«Урман күле» форумы делегатлары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/22/150811/
22 октябрь 2017, 16:02

Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары яшьләрнең бергә җыелуын үсү мөмкинчелеге дип атады.
(Мәскәү, 22 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәүдә өлкәсендә узган «Урман күле» форумының соңгы көннәрендә делегатлар Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Урман күле» Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты.
Рушан хәзрәт чыгышын башлаганчы делегатларны Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе җиңүчесе Оятуло Зарифи сәламләде.
«Безнең Ислам динебездә «хәрәкәттә бәрәкәт» дигән гыйбарә бар. Без хәрәкәт итәбез икән, Аллаһ безгә бәрәкәтен бирә. Җәмгыятьтә берләшкән вакытларда кеше үсә ала», — дип Рушан хәзрәт «Урман күле» форумы делегатларына аларның бергә җыелуның әһәмиятен аңлатты.
Шулай ук Рушан хәзрәт Аббясов делегатларга кешенең Аллаһ тарафыннан ике бурычыбыз булуын әйтте. Ул — дини һәм дөньяви фәннәрне өйрәнү.
«Аллаһ алдында безнең ике бурычыбыз бар. Галимнәр дә аның белән килешә. Беренчесе аның шәхси — Аллаһны тану, динне өйрәнү. Икенчесе аның җәмгыяви бурычларыбыз, дөньяви фәннәрне өйрәнү»,- диде хәзрәт.

Форум безнең тамырларны саклап калырга ярдәм итә — Альберт Мөхтәсәров
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/23/150843/
23 октябрь 2017, 10:39

«Урман күле» форумы делегаты Альберт Мөхтәсәров форумның төп нәтиҗәсе итеп яңа яшьләрнең татар чарасына килүен атады.
(Мәскәү, 23 октябрь, «Татар-информ», Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында беренче тапкыр «Урман күле» яшьләр форумы узды. Форум делегаты Альберт Мөхтәсәров «Татар-информ» хәбәрчесенә «Урман күле» форумының төп нәтиҗәсе булып татар чарасына яңа яшьләр килүен әйтте.
«Форум азмы-күпме безнең тамырларны саклап калырга ярдәм итә. Аның дәрәҗәсе монда килүчеләрдән тора. Активларның татарлыгы тагын да артачак, ә пассивларны бу форум аша татар чараларына чакырып булыр дип саныйм. Форумга, күбесенчә, татар оешмалары белән таныш булмаган яшьләр килгән. Хәзер инде алар эш нәрсәдә икәнлекне аңлады һәм башка чараларга да йөриячәк. Бу бик мөһим», — диде ул.
«Урман күле» форумында делегатлар үз проектларын да тәкъдим итте. Альберт һәм тагын берничә делегат «Татар-информ» хәбәрчесенә «Азамат club» проекты буенча ныклап эшләүләрен һәм инде ярдәм итәргә теләүче беренче кешеләрне табуын әйттеләр.
«Мин үзебезнең «Азамат club» исемле проектыбызга ярдәм итәргә әзер кешеләрне таптым. Бу проектның максаты — татарча спорт төрләрен үстерү. Монда ат чабышлары, уктан ату, көрәш һ.б. керә. «Азамат club» татарча спорт ярышларын уздыра торган халыкара комлекс булыр дип ышанам», — диде Альберт Мөхтәсәров.