100-летие ТАССР | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

Уважаемые друзья, продолжая рубрику, посвященную 100-летию ТАССР и воспоминаниям (рассказам) наших активистов, представляем рассказ Фатихова Анвара, проживающего в г. Химки Московской области, действующего пилота воздушного судна.

Ә Т И Б Е Л Ә Н О Ч Р А Ш У
(«Булган хәлләр» җыентыгыннан)
А.Фатихов

Инде ничә еллар үтсә дә, тормышның кайбер мизгелләре әледән-әле юк-юк та искә төшеп куя.
80 нче еллар башы. Әти-әни әле яшь, ә минем — үсмер чак. Саратов өлкәсендәге хәрби училищеда укыган вакытлар. Төгәл генә истә калмаган кайчан икәне — башлангыч курсларда, ае февраль булса кирәк — безне кышкы каникулга җибәрделәр. Ярты елдан артык өйгә кайтып кермичә, өзелеп көтеп алган каникул! Нигә дигәндә, ул чорларда туганнар белән аралашу юлы булса — шул хат алышу иде. Телефоннан шылтырату өчен Балашов шәһәренең үзәгенә хәтле барып җитергә кирәк, анысы да чират белән увольнениегә җибәрсәләр генә тия.
Үтереп сагындырта иде. Өйгә кайтырга берничә атна кала Казанга кайтучы поездларның расписаниесен инде яттан белә идем. Канатларым булса очып кайтыр идем сымак.
Отпускной билетны кулга тоткач миннән дә бәхетлерәк кеше булды микән! Менә поезд икенче көнне көндез мине Казанга да китереп җиткерде. Минем өстә шинель, кулымда чемодан. Уем тик Актаныш турында гына. Ничек тә булса тизрәк әти-әнием янына кайтып җитергә хыялланам. Югыйсә, Казанда туганнарым — Рәйсә апалар тора. Кирәк икән, кер дә кун! Киң күңелле, гел якын итеп торалар. Ләкин безгә бирелгән ял көннәре санаулы гына, әрәм-шәрәм итәсе килми.
Аэропортка чабам. Тик Актанышка баручы самолёт очып киткән инде. Аннан башка авылыма туры кайтучы бер генә транспорт та юк! Әммә минем өчен киртәләр юк: автовокзалга йөгерәм, анда беренче туры килгән Казан — Чаллы рейсына утырам.
Автобус Чаллыга җиткәндә эңгер-меңгерләнеп килә иде инде. Аннан ары Актанышка түгел, ичмасам Минзәләгә хәтле булса да бер нәрсә дә юк. Кичкә таба суытып та килә. Тик минем башымда алдан төзелеп куелган уй күңелемне җылытып тора: менә хәзер олы юлга чыгам да безнең якка оңгайга кайтучы берәр машинага утырам … Пучыга булса да утырып кайтыр идем, утыртсыннар гына, и ходаем! Беренче максат шул. Аннан соң әтием булса да килеп алыр иде. Булмаса, Пучыда торган туганнарым Әлфия апаларга кереп кунам яисә әти-әниемнең Зөбәеренә хәтле биш чакырым атлыйм. Миңа чут та түгел ул! Э-эх, яшь чаклар!
Бәхетемә каршы Уфа ягына баручы йөк машинасы туры килде. Йөртүчесенә рәхмәт яугыры — мин Пучыга хәтле кайттып җиттем. Актанышка борылып киткән юл чатыннан ерак түгел ындыр табагы бар иде. Анда телефон булмый калмас дидем. Каравылчысын табып өемә шылтыратырга рөхсәт сорадым.
Әти шундук юлга чыгам, көтеп тор диде. Ә мин, каравылчыга рәхмәт әйтеп, тагын юлга чыгып бастым. Февраль аеның ачы җиле башта синең өстеңнән сыйпый гына сымак. Тора-бара үзәкләргә хәтле барып җитә. Төн. Күк аяз, ләкин дөм-караңгы. Юлда эт тә юк! Туңмас өчен төрле хәрәкәтләр ясап җылынырга тырышам. Түз, Әнвәр, тиздән әтиең килеп җитә!
Бервакыт олы юлдан борылып Актанышка таба баручы машина пәйда булды. Фараларының уты астында шинель кигән егет биеп торганын күреп шофёр бераз гына тизлеген киметте булса кирәк. Мин дә кыяр-кыймас кулымны күтәрдем, үзем дә сизмәстән. Шул мизгелдә аңыма тагы да җүләрерәк уй килде. Болай да маҗаралы сәяхәт бит инде бу кайтуларым. И-и, тагын ни җитми инде миңа, әдәм баласына! «Абый, — мин әйтәм, — мин Актанышка кайтам, өшедем. Утыртыгызчы әле мине! Тик мине әти каршы алырга чыкты. Аны юлда очратып туктатып булмас микән?».
«- Әйдә утыр, тырышып карарбыз».
Зур йөк машинасының кабинасында җылы, рәхәт. Өстәвенә руль артында үзебезнең егет. Чын татарча сөйләшә! Якташым белән алып барган гади генә әңгәмә дә йөрәгемә май булып ята. Зөбәер тауларын менеп Әтәс якларын үтеп барабыз. Әтинең «Победа»сын ерактан ук танып алырмын дип уйлаган идем. Караңгыда җиңел түгел икән шул! Кара-каршы үтеп китергә бер ун-унбиш секунд кала шофёрга әйтәм: «Кычтыртыгыз әле, абый, бу минем әти!» Йөртүче ут белән дә, кычкыртып та сигнал бирә. Ләкин «Победа» безнең яннан үтеп китүен дәвам итә… «Туктатыгызчы әле, зинһар өчен!!!» Мин кабинадан атылып чыгам да: «Әти!» — дип кычкырам, юлга чыгып кулларым белән болгыйм, әтием көзгесендә булса да мине күрмәсме дип. Мин икенче тапкыр, тагы да ачырак тавыш белән : «Әти-и-и ! ! ! «, — дип кычкырам. Минем тавыш әллә кайдагы галәмнәргә китеп югалгандай була. Кайтавазымны да ишетмим, җил аны еракка алып китә …
Берни эшләп булмый. Кайтырга кирәк. Әле ярый бу машина өемә хәтле кайта.
Менә мин өйгә дә кайтып җиттем! Әниемнең, үземнең, энеләрем-сеңелләремнең шатлыгын сүз белән генә җиткереп була микән? Мине табын-сый көтеп тора. Ә ул бетмәс сөйләшүләр! Әле без чәй эчеп тә тормаган идек өстәлдән, әти кайтып җитте. Аның белән дә кочаклаштым. Аймыл булуыбызның гаебен танып аннан гафу үтендем. «Зыян юк, улым! Исән-сау кайтуың өчен рәхмәт! Без сине юлда туңып-өшеп йөрмисең микән дип курыккан идек. Башың эшләгән, кайта торырга чыккач. Шулай эшләгәнсеңдер дип уйладым да, Пучыда сине озак эзләп йөрмәдем», — дигән булды. Шулай дигәч, җанга рәхәт булып китте. Тынычландырды әти, ә үзе нәрсә турында уйлагандыр, кем белсен.
Бу вакыйгадан шактый гына еллар үткәннән соң шулай бер вакыт әтидән сорарга булдым. Янәсе, исендәме икән аның бу хәл, үпкәсе калмаган микән дип. «И-и-и, улым, юк!» — диде. «Бөтенләй дә истә калмаган! Син әйтмәсәң, уйламас идем дә!» Кайбер чакта уйлап куям, мондый хәл булып, мин әти урынында булсам — нишләр идем микән? Әлфияне, Миләүшәне яисә Данилны тиргәмәс идем микән дип. Юктыр, — дип тә уйлап куям. Нигә урыныңда гына тормадың инде дип, әрләп ташлаган булыр идем. Әти-әниләрнең сабырлыгы ничектер икенче төрлерәк иде бугай аларның. Балачакта ачлыгын да, авырлыгын да күреп үскән замана кешесе сабырырак була торгандыр.
P.S. Бу хикәямне «Әти белән очрашу» дип атадым. Берәрсенең соравы ихтимал: «Монда әтиең белән очрашу турында түгел лабаса, ә аймыл булуыгыз турында», — дип.
Әйе. Тик шулай да очрашу. Нәкъ менә очрашу дип әйтәсем килә. Чөнки аның белән очрашасы килә. Уйларымда булса да аннан киңәш сорарга. Инде хәзер җилләр аша түгел, ә еллар аша «Әти!» дип кычкырам. Эндәшүче юк. Исән чакта, әле соңгы елларындагы авыруына хәтле, без аның белән озак кына сөйләшеп утыра идек. Гомер буе шулай булды — фикердәшләр идек. Зур яшьтә булсаң да, әти кирәк икән …