22-24 февральдә Домодедово шәһәрендә III “Урман күле” | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

22-24 февральдә Домодедово шәһәрендә III “Урман күле”

22-24 февральдә Домодедово шәһәрендә III “Урман күле” (urmankule.tatar) татар яшьләре форумы узды.

Форумны өченче ел рәттән “Бердәмлек” яшьләр клубы, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтәрияте, Мәскәү өлкәсе Диния нәзәрате оештыра. Партнерлар: “Эколь” хәләл ашамлыклар кибете, “Заманча” продюсер үзәге, “Хәят” театр студиясе, “Адмирал-принт” типографиясе, “Феликс-Бас” транспорт компаниясе. Форумны оештыруда шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Пространство детской мечты” эко-паркы, Мәскәү татарлары штабы ярдәм итә.

Форумда Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Түбән Новгород кунаклары да катнашты. Өч көнлек программада лекция, тренинг, өстәл уены секцияләре каралган иде.

Форумны ачуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим, “Пространство детской мечты” эко-паркы җитәкчесе Ольга Черкасова, Мәскәү өлкәсе Диния нәзәрате рәисе Рушан хәзрәт Аббясов ярдәмчесе Мурат Биканаев катнашты.

Беренче көн “Хәят” театр студиясе җитәкчесе, режиссер Айнур Сафиуллин “Талантлар биржасы” эшлекле уены белән башланып китте. Ул тыңлаучыларга импровизация осталыгы буенча дәрес бирде.

“Тыз-быз” таныштыру программасын алып баручы Илназ Исмәгыйлев делегатларны төрле уен-конкурслар ярдәмендә үзара танышырга җәлеп итте.

Форумның төп программасы икенче көнендә башланды — сәясәт белгече Руслан Айсин һәм тарихчы Айрат Фәйзрахманов “Татарлар күзләрен ача” бәхәс сессиясендә катнашты. Делегатлар туган телне куллану, милли үзаңны үстерү, 2020 елдагы зур вакыйгалар — җанисәп, ТАССРның 100 еллыгы буенча фикер алыштылар.

Көннен икенче яртысында тукымага бизәк төшерү буенча остаханә узды, финанслар буенча белемен күтәрергә теләүчеләр исә Cash Flow өстәл уенында катнашты. Юрист Платон Шамаев “Юл хакы” лекциясендә сәяхәт серләре белән уртаклашты.

24 февраль, форумның соңгы көне гадәттәгечә Рәсәй мөфтиләр шурасы ярдәмендә мәчет бинасында дәвам итте: делегатлар Домодедово шәһәренең “Икъра” мәчете белән таныштылар, психолог Лилия Гадел лекциясен тыңладылар. Домодедовода иң беренче сабантуйларны оештыручы Әнвәр хәзрәт мәчетнең тарихы белән таныштырды, форумны ябу тантанасында яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерде.