Анвар Фатихов-г. Химки-Намаз укыганда | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

100-летие ТАССР

Сегодня мы представляем очередной рассказ Фатихова Анвара, проживающего в г. Химки Московской области, действующего пилота воздушного судна.

НАМАЗ УКЫГАНДА
(әбиемнәргә багышлыйм)
(«Булган хәлләр» җыентыгыннан)

Бабамнарга сугыш кырыннан кайтып мине — беренче оныкларын — күрүләре насыйп булмаган. Әниемең атасы фронтка китеп хәбәрсез югалган. Әтиемнеке — безнең фамилиягә исем бирүче Фатыйх бабам — бер аягын югалтып кайтып 1963 нче елга хәтле яшәгән. Минем дөньяга килүемә берничә ай кала вафат булган. Шуңа күрә бабамның тезләрендә утыру бәхете миңа тәтемәгән. Олы буыннан булган тәрбиячеләрем — минем әбиләрем. Тормыш юлымның тәүге адымнарын атлаганда ул изге җаннар һәрчак минем янда иде. Рәхмәтем аларга чиксез.
Һәрбер баланың диярлек кечкенә чакта якыннарына таккан берәр кушаматы була. Кайбер чакта җитлегеп беткәч тә алар кулланышта кала. Әбиләремнең үзләренә «Әбекәй» дип дәшсәм дә, кеше арасында аларны аерыр өчен берсен «Зөбәер әбекәй», икенчесен «Байсар әбекәй» дип йөри идем. Минем арттан апайларым да шулай дип йөрттеләр.
Чишмабашта яшәсә дә, ул авыл Байсарга терәлеп торгангамы, миңа әйтергә җайлырак булгангамы, әнием ягыннан булганын «Байсар әбекәй» дип йөртә идем. Ә әтиемнең бертуган әнисе тугач та аны ташлап киткәнгә күрә аны үги әнисе тәрбияләгән. Ул әбиебезнең исеме Оркыя, без аны «Зөбәер әбекәй» дип йөрттек.
Без әтиләр белән Актанышка күченеп киткәнче ул әбекәй белән Зөбәердә бергә яшәдек. Мин тасвирласы вакыйга нәкъ менә шул авылда булды.
Миңа ул чакта биш яшь чамасы булгандыр. Әти дә, әни дә эштә. Без әбекәй белән икәү генә. Мин теләсәм өйдә, теләсәм урамда җил куам. Төгәл генә көн тәртибе юк — кайчан дуслар сызгыра, шунда тышка чыгып юк булам. Кечкенә авылларда балалар бакчасы юк. Миңа аның урынына — Баҗана елгачыгы, авылыбызның урамнары, таулары, болыннары — барысы да минем ихтыярда. Рәхәт! Каникуллар, ял көннәре кирәк түгел, чөнки тормыш — үзе бер тоташ каникул!
Әбием диннән беркайчан да аерылмады. Намаз әһеле иде.
Шулай бер урамнан өйгә атылып килеп кергән чакларның чираттагысы булгандыр. Мин: «Әбекәй!», — дип кычкырам. Үземә нәрсәдер кирәк, хәзер ансы истә түгел. Өйдә тынлык, миңа берәү дә эндәшми. Тыштан килеп кергән тизлек белән еш-еш сулыйм. Әбиемнең өйдә икәнен күреп, тагы бер кат: «Әбекәй!», — дим. Җавап юк. Җентекләберәк карасам, ни күрим — әбием идәнгә намазлыгын җәеп тезләнеп утырган. Башы бераз гына аска иелгән, карашы бер якка төбәлгән, иреннәре нәрсәдер пышылдый.
Намаз укыган кешене борчырга ярамаганын миңа моңарчы аңлатмаганнармы, белсәм дә зур әһәмияткә алмаганмынмы — ничек тә булса әбиемнең игътибарын үземә җәлеп итергә теләп төрлечә хәрәкәтләнәм. «Әбекәй», — диеп пышылдауга ук күчеп, аның күзләренә карарга тырышам. Әбием селкенми дә, гүя мин бөтенләй юк. Бер яктан аның сөйләшмәве мине үпкәләтсә, икенче яктан — әрләмәве — миңа тәртипсезләнергә рөхсәт биргән сыман кабул ителә. Менә инде мин, гөнаһым шомлыгы, әбиемнең өстенә дә менеп киттем. Аркасына бер менеп, бер төшеп, муенына асылынам. Эбием зур гәүдәле түгел иде, мескен. Чайкалып-чайкалып ала. Ләкин миңа бер нәрсә дә әйтми. Мин, мөртәт, моны тоеп, кыланышымны тагы да дәвам итәм …
Менә намаз да укылып бетте. Эчемдә ниндидер тойгы — үзем дә аңлый алмыйм — ярамаган әйбер эшләгәнмен сымак, басып торган саен акрынлап аңыма кереп бара. Оялу тойгысы булган микән ул? Әбиемнән каты сүзләр көтеберәк торам. Ә ул орышмады да, миңа озак итеп карап кына куйды. Аның карашында — хәзер дә күз алдымда — шул чаклы күп хисләр чагылган иде: ачу, үпкәләү, аптырау, шул ук вакытта кыенсыну, сабырлык, кичерү дә бар иде сымак… Менә шунда мин чынлап торып гарьләнүнең нәрсә икәнен гөмеремдә беренче тапкыр тойдым бугай.
И-и, мине карап үстергән изге җаннар! Ничекләр сабыр кылып, түзеп торганнар! Югыйсә, аларга — югары белем түгел, уртанчысын да алырга мөмкинлек булмаган бит. Әммә тормыш тәҗрибәсе аларга педагогик белем алган кешеләрдән дә яхшырак сыйфат биргән тәрбияләү буенча.
Ничәмә еллар үтте ул вакыйгалардан соң! Әбиемнәр күптән инде гүр ияләре. Әммә аларның тәрбия дәресләрен бүгенгәчә йөрәгемдә саклап киләм. Аларның өйрәткән догаларын яттан белмәсәм дә, «күңелеңнән булса да әйтештер син аларны, улым!», — диюләрен истә тотам. Бәлки, тормыш юлымдагы авыр вакытларда шулар ярдәм итәдер ?..
Тагы шуны да уйлап куям: әгәр дә әбекәм теге чакта үзен башкачарак тоткан булса, әйтик, мине каты итеп әрләгән, бигрәк тә төртеп яисә ачуы белән сугып җибәргән булса — мин тиз генә аңлаган булыр идем микән — нинди әһәмияткә ия булганын кешегә намаз укуының? Юктыр. Аның нәкъ менә шул сабырлыгы, бала кешесен аңлый белүе мине дин юлындагы кешеләргә ихтирам белән карарга өйрәткәндер, сабый чактан ук.
Сирәк булса да, ул хәл искә төшкәләп тора. Ул чакта әле аңым зәгыйфь булганга микән, минем, әлбәттә, уемда да юк иде гафу үтенергә.
Тора бара, башка аң керә башлагач, төрле уйлар уйлап алган булгалады. Бик нык рәнҗетмәгәнмен микән әбиемне? Рәнҗетсәм дә, кичергән микән? Кичергәндер инде, дип юатам үземне. Чөнки аннан соң безнең аралар суынмады бит.
Әле исән чагында, бер чәй эчкәндә, сорасы иде дә: «Әбекәй, рәнҗешең калмадымы миңа? Калган булса — кичерә күр!» — диеп. Ләкин еллар үтә торды, алар үткән саен мин авылга кунакка сирәгерәк кайта тордым. Инде хәзер кайтыр кешем юк. Сөйләсе килгән сүзләр әйтелми калды. Ул сүзләрне, сагышларымны шушы юлларга салып калдырам.

Ак яулыклы әбиләребезнең күңелләре дә ак, чиста, пакъ иде …
Аларның якты истәлегенә башымны иям. Авыр туфраклары җиңел булсын.
Фатихов Анвар – г. Химки

Ә Т И  Б Е Л Ә Н О  Ч Р А Ш У
(«Булган хәлләр» җыентыгыннан)

Инде ничә еллар үтсә дә, тормышның кайбер мизгелләре әледән-әле юк-юк та искә төшеп куя.
80 нче еллар башы. Әти-әни әле яшь, ә минем — үсмер чак. Саратов өлкәсендәге хәрби училищеда укыган вакытлар. Төгәл генә истә калмаган кайчан икәне — башлангыч курсларда, ае февраль булса кирәк — безне кышкы каникулга җибәрделәр. Ярты елдан артык өйгә кайтып кермичә, өзелеп көтеп алган каникул! Нигә дигәндә, ул чорларда туганнар белән аралашу юлы булса — шул хат алышу иде. Телефоннан шылтырату өчен Балашов шәһәренең үзәгенә хәтле барып җитергә кирәк, анысы да чират белән увольнениегә җибәрсәләр генә тия.
Үтереп сагындырта иде. Өйгә кайтырга берничә атна кала Казанга кайтучы поездларның расписаниесен инде яттан белә идем. Канатларым булса очып кайтыр идем сымак.
Отпускной билетны кулга тоткач миннән дә бәхетлерәк кеше булды микән! Менә поезд икенче көнне көндез мине Казанга да китереп җиткерде. Минем өстә шинель, кулымда чемодан. Уем тик Актаныш турында гына. Ничек тә булса тизрәк әти-әнием янына кайтып җитергә хыялланам. Югыйсә, Казанда туганнарым — Рәйсә апалар тора. Кирәк икән, кер дә кун! Киң күңелле, гел якын итеп торалар. Ләкин безгә бирелгән ял көннәре санаулы гына, әрәм-шәрәм итәсе килми.
Аэропортка чабам. Тик Актанышка баручы самолёт очып киткән инде. Аннан башка авылыма туры кайтучы бер генә транспорт та юк!
Әммә минем өчен киртәләр юк: автовокзалга йөгерәм, анда беренче туры килгән Казан — Чаллы рейсына утырам.
Автобус Чаллыга җиткәндә эңгер-меңгерләнеп килә иде инде. Аннан ары Актанышка түгел, ичмасам Минзәләгә хәтле булса да бер нәрсә дә юк.
Кичкә таба суытып та килә. Тик минем башымда алдан төзелеп куелган уй күңелемне җылытып тора: менә хәзер олы юлга чыгам да безнең якка оңгайга кайтучы берәр машинага утырам … Пучыга булса да утырып кайтыр идем, утыртсыннар гына, и ходаем! Беренче максат шул. Аннан соң әтием булса да килеп алыр иде. Булмаса, Пучыда торган туганнарым Әлфия апаларга кереп кунам яисә әти-әниемнең Зөбәеренә хәтле биш чакырым атлыйм. Миңа чут та түгел ул! Э-эх, яшь чаклар!
Бәхетемә каршы Уфа ягына баручы йөк машинасы туры килде. Йөртүчесенә рәхмәт яугыры — мин Пучыга хәтле кайттып җиттем. Актанышка борылып киткән юл чатыннан ерак түгел ындыр табагы бар иде. Анда телефон булмый калмас дидем. Каравылчысын табып өемә шылтыратырга рөхсәт сорадым.
Әти шундук юлга чыгам, көтеп тор диде. Ә мин, каравылчыга рәхмәт әйтеп, тагын юлга чыгып бастым.
Февраль аеның ачы җиле башта синең өстеңнән сыйпый гына сымак. Тора-бара үзәкләргә хәтле барып җитә. Төн. Күк аяз, ләкин дөм-караңгы. Юлда эт тә юк! Туңмас өчен төрле хәрәкәтләр ясап җылынырга тырышам. Түз, Әнвәр, тиздән әтиең килеп җитә!
Бервакыт олы юлдан борылып Актанышка таба баручы машина пәйда булды. Фараларының уты астында шинель кигән егет биеп торганын күреп шофёр бераз гына тизлеген киметте булса кирәк. Мин дә кыяр-кыймас кулымны күтәрдем, үзем дә сизмәстән. Шул мизгелдә аңыма тагы да җүләрерәк уй килде. Болай да маҗаралы сәяхәт бит инде бу кайтуларым. И-и, тагын ни җитми инде миңа, әдәм баласына! «Абый, — мин әйтәм, — мин Актанышка кайтам, өшедем. Утыртыгызчы әле мине! Тик мине әти каршы алырга чыкты. Аны юлда очратып туктатып булмас микән?».
«- Әйдә утыр, тырышып карарбыз».
Зур йөк машинасының кабинасында җылы, рәхәт. Өстәвенә руль артында үзебезнең егет. Чын татарча сөйләшә! Якташым белән алып барган гади генә әңгәмә дә йөрәгемә май булып ята.
Зөбәер тауларын менеп Әтәс якларын үтеп барабыз. Әтинең «Победа»сын ерактан ук танып алырмын дип уйлаган идем. Караңгыда җиңел түгел икән шул! Кара-каршы үтеп китергә бер ун-унбиш секунд кала шофёрга әйтәм: «Кычтыртыгыз әле, абый, бу минем әти!» Йөртүче ут белән дә, кычкыртып та сигнал бирә. Ләкин «Победа» безнең яннан үтеп китүен дәвам итә… «Туктатыгызчы әле, зинһар өчен!!!» Мин кабинадан атылып чыгам да: «Әти!» — дип кычкырам, юлга чыгып кулларым белән болгыйм, әтием көзгесендә булса да мине күрмәсме дип. Мин икенче тапкыр, тагы да ачырак тавыш белән : «Әти-и-и ! ! ! «, — дип кычкырам. Минем тавыш әллә кайдагы галәмнәргә китеп югалгандай була. Кайтавазымны да ишетмим, җил аны еракка алып китә …
Берни эшләп булмый. Кайтырга кирәк. Әле ярый бу машина өемә хәтле кайта.
Менә мин өйгә дә кайтып җиттем! Әниемнең, үземнең, энеләрем-сеңелләремнең шатлыгын сүз белән генә җиткереп була микән? Мине табын-сый көтеп тора. Ә ул бетмәс сөйләшүләр!
Әле без чәй эчеп тә тормаган идек өстәлдән, әти кайтып җитте. Аның белән дә кочаклаштым. Аймыл булуыбызның гаебен танып аннан гафу үтендем. «Зыян юк, улым! Исән-сау кайтуың өчен рәхмәт! Без сине юлда туңып-өшеп йөрмисең микән дип курыккан идек. Башың эшләгән, кайта торырга чыккач. Шулай эшләгәнсеңдер дип уйладым да, Пучыда сине озак эзләп йөрмәдем», — дигән булды. Шулай дигәч, җанга рәхәт булып китте. Тынычландырды әти, ә үзе нәрсә турында уйлагандыр, кем белсен.
Бу вакыйгадан шактый гына еллар үткәннән соң шулай бер вакыт әтидән сорарга булдым. Янәсе, исендәме икән аның бу хәл, үпкәсе калмаган микән дип. «И-и-и, улым, юк!» — диде. «Бөтенләй дә истә калмаган! Син әйтмәсәң, уйламас идем дә!»
Кайбер чакта уйлап куям, мондый хәл булып, мин әти урынында булсам — нишләр идем микән? Әлфияне, Миләүшәне яисә Данилны тиргәмәс идем микән дип. Юктыр, — дип тә уйлап куям. Нигә урыныңда гына тормадың инде дип, әрләп ташлаган булыр идем. Әти-әниләрнең сабырлыгы ничектер икенче төрлерәк иде бугай аларның. Балачакта ачлыгын да, авырлыгын да күреп үскән замана кешесе сабырырак була торгандыр.
P.S. Бу хикәямне «Әти белән очрашу» дип атадым. Берәрсенең соравы ихтимал: «Монда әтиең белән очрашу турында түгел лабаса, ә аймыл булуыгыз турында», — дип.
Әйе. Тик шулай да очрашу. Нәкъ менә очрашу дип әйтәсем килә. Чөнки аның белән очрашасы килә. Уйларымда булса да аннан киңәш сорарга. Инде хәзер җилләр аша түгел, ә еллар аша «Әти!» дип кычкырам. Эндәшүче юк.
Исән чакта, әле соңгы елларындагы авыруына хәтле, без аның белән озак кына сөйләшеп утыра идек. Гомер буе шулай булды — фикердәшләр идек. Зур яшьтә булсаң да әти кирәк икән …