Конкурс чтецов стихов ФӘНИСА ЯРУЛЛИННА проводит РТНКА МО | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

Конкурс чтецов стихов ФӘНИСА ЯРУЛЛИННА проводит РТНКА МО

Приглашаем всех желающих принять участие в конкурсе чтецов .

Для участия необходимо прочитать и снять на видео стихи (прилагаются ниже) и прислать на электронный адрес mukhtasarov@gmail.com или разместить в комментариях в телеграмм канале https://t.me/mosobltatar

ФӘНИС ЯРУЛЛИННЫҢ
БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗЫЛГАН
ШИГЫРЬЛӘРЕ

Әй балачак, балачак,
Хәтерләрдә мәңге сүнмәс
Учак булып калачак.

ӨЙДӘ КАЛАМ
– Әти, эшкә барасыңмы?
Иярт әле мин дә барам.
– Юк, юк, эшкә түгел әле,
Башка җиргә барам, балам.
– Ә, клубка, киногамы?
Мин дә барам, әти, яме?
– Юк, юк, балам, клубка дип
Җыенуым түгел әле.
– Кая барсаң да иярәм…
– Мин мәктәпкә барам, балам.
– Ә алайса, әти җаным,
Мин бүгенгә өйдә калам
1961

КҮПМЕГӘ ЗЫЯН
Бер куян, бакчага кереп,
Кимергән ун алмагач.
Һәр ел саен ун сум табыш
Биргән булган бу агач.
Бу куянны хуҗа атып
Саткан ун сум акчага.
Үз хакыңнан шушы куян
Ничә тапкыр артык зыян
Китергән бу бакчага?
1961

ҮПКӘ
Мин песнәк ашатам
Һәр көнне һич-иртә.
Ачыкса песнәгем
Тәрәзәгә чиертә –
Килгәнен белгертә.
Кулга да өйрәнде,
Курыкмый һич кенә.
Шунсы бик начар шул –
Үсми ул һич кенә –
Һаман да кечкенә.
1961

ТУЙДЫМ ИНДЕ БУ КҮЛМӘКТӘН
Туйдым инде бу күлмәктән,
Тузмый да тузмый һич тә.
Әни аны алган иде
Яшем тулганда бишкә.
Хәзер миңа алты инде,
Ә күлмәк тишелми дә.
Күлмәк алам дигән сүзләр
Әле ишетелми дә.
Яза белсәм, язар идем
Газетага теләкне:
Фабрик апа бик нык итеп
Текмәсен дип күлмәкне.
1962

ӘЛЛӘ КЕЧЕ, ӘЛЛӘ ЗУР
– Мин бит инде бик зур, –
Ди кайвакыт Зиннур.
– Кинога барыйм мин дә,
Каласым килми өйдә.
Берәр эш кушсаң аңа,
Бик тиз хәйләсен таба:
– Мин бит әле кечкенә,
Яшем бары биш кенгә.
Эшләрмен, – ди, – үскәчтен,
Сезнең яшькә җиткәчтен.
Аптырашта әткәсе,
Гаҗәпләнә әнкәсе:
Белмибез, диләр, Зиннур
Әллә көче, әллә зур!
1962

БҮРЕККӘ ХУҖА ТАБЫЛДЫ
Нинди генә җәфа чикми
Габделхак кигән бүрек.
Я ертыла, я сүтелә
Туптай тибелеп йөреп.
Беркөн Габделхак шакката
Шундый могҗиза күреп:
Песиләре балалаган –
Оя булган бит бүрек.
Менә сиңа кирәк булса,
Тапканнар җылы урын.
Җитмәсә сукыр песиләр
Имәләр бүрек йонын.
Файдасызга аунатканчы
Төрле җирдә типкәләп.
Мәче балалар үстерә
Бу бүректә иркәләп.
1962

ЭТЮД
Башкортстанның таллары
Башларын игән Ыкка,
Күрешергә теләгәндәй,
Кул сузып безнең якка.
Башкортстан талларының
Сузылган кулын күреп,
Чәчләрен җилдән тарата
Безнең яктагы зирек.
Ык та ул җирдә тарайган,
Җитсен дип талның буе.
Белмим инде кайчан булыр
Бу гашыйкларның туе.
1962

АҢЛАМЫЙМ МИН АБЫЙНЫ
Минем абый спортсмен,
Беләге шундый юан:
Аның күлмәк җиңенә дә
Мин башым белән сыям.
Ике потлы гөрләрне ул
Бер бармак белән чөя.
Җилкәләре шундый чыдам, –
Хет, бер йөк утын төя.
Тик кайвакыт, ни өчендер,
Аңламыйм мин абыйны:
Күрше Гөлсем апа керсә,
Хәтерләтә сабыйны.
Җилкәләрен салындырып,
Ул тәмам тирләп төшә.
Әйтерсең, класс алдында
Авыр мәсьәлә чишә.
1962

КАЯН БЕЛГӘН?
Барыйлар бүген дәрестә
Үттеләр «алмаш токны».
Тик Барый дәрес буена
Сөйләп утырды юкны.
Кайткач Барый токны сыный
Патронга бармак тыгып.
Ә ток куәтле батырдай
Ега Барыйны сугып.
Бераз айный төшкәч Барый
Уйлана башын иеп:
«Минем дәрес тыңламауны
Ток каян белгән?» – диеп.
1962

БИЯЛӘЙ
Бияләйдә бармаклар бит
Җылыналар кысышып.
Шуңа күрә салкында да
Алар йөрмиләр өшеп.
Тормышта да бергәләшеп
Яшәсәң генә – җылы.
Катып, туңып, калмыйм дисәң,
Онытма, дускай, шуны.
1962

САБЫР САБИР
Сабыр Сабир дип йөртәбез
Сабирны без узара.
Бик сабыр ул, беркемне дә
Теләми һич узарга.
Контроль эшләрне башлый
Башкалар бетергәндә:
Сабырлык та кирәк икән
Кешедән күчергәндә.
Такта янына чыкса да
Көтә ашыкмый гына.
Берәрсенең пышылдавы
Кергәнче колагына.
.. Утырып калды класста
Сабыр дустыбыз Сабир:
«Әй, ашыгып ни эш бар соң,
Итәм әле, – ди, – сабыр».
1962

КАЙЧЫ ҺӘМ ЭНӘ
Бер нәзек энәгә кайчы
Дәшә ди болай көлеп:
– Син шул кадәрле кечкенә
Үсә алмыйсың һич кенә
Зур булып минем кебек.
– Син, кайчы дус, дәү булсаң да
Турап кисәсең генә.
Ә минем әйберләрне тегәм,
Зурайтам, матурлыйм, чигәм, –
Дип җавап биргән энә.
1962
МАКТАНУ БӘЛАСЕ
Уйната песи тычканны,
Бер җибәрә, бер тота.
Кача башласа корбаны
Мыраулый да куркыта.
Күзләрен йомган була ул,
Тәпиен сузган була.
Койрыгын идәнгә бәреп
Яныннан узган була.
Ярык янына китерә
Этеп-төртеп тычканын.
Һәм… үзе дә сизми кала
Табышының качканын.
Бер уңыш белән мавыгып
Эшләмәсәң башка эш.
Ярыкка качкан тычкандай
Тиз юкка чыга уңыш.
1962
СОРЫ БОРЫНЛЫ КОШЧЫК
Агач башында ояда
Сары борынлы кошчык
Әй талпына, әй талпына,
Китәргә тели очып.
– Канатларың ныгый төшсен,
Үрелмә, кошчык, күккә.
Җиргә бер дә төшми генә
Менеп булмый ул күккә.
1962
ВАРИС
Бер үсә, бер кечерәя –
Шул сыйфат хас Вариска:
Ун төрлегә әйлән ул
Бер сәгатьлек дәрестә.
Укытучы караганда
Партадан чак күренә.
Ә читкә борылса үсә –
Өч партага үрелә.
Тагын шул вакыт зурая –
Дәресен яхшы белсә.
Кеше җилкәсенә поса
Әгәр укымый килсә.
Менә шундый кеше инде
Безнең дустыбыз Варис:
Бер була ул ике метр,
Бер була ике карыш.
1962
АШЫК-ПОШЫК ГАЛӘВИ
Һәрбер эшне Галәви
Ашык-пошык әвәли.
Бетермисең эш кушып
Китә Галәви очып.
Баргач эшен оныта,
Кире өйгә юл тота.
Кабат эшләп һәр эшен,
Түгә ул юкка көчен.
1962
МАЭМАЙ – ХУДОЖНИК
Йомшак җепшек кар өстендә
Маэмай ята сузылып,
Кояш нурлары астында
Ялкау гына кызынып.
Тәпиенә башын салган,
Колакларын шиңдергән,
Койрыгын да селкетми,
Әйтерсең тәмам үлгән.
Менә кинәт торып басты –
Ахры, түше өшегән.
Ап-ак кар өстенә маэмай
Үз рәсемен төшергән.
1963
ОНЫГЫ ҺӘМ ӘБИСЕ
Әй шатлык Шәрифкә –
Иртәгә сентябрь.
Хәзер гел барыр ул
Мәктәпкә көн дә бер.
Күңеле очына,
Куана, шатлана.
Йөрәктә ашкыну,
Йөрәктә тантана.
Тик менә әбисе
Берүзе кала бит.
Куркыныч булмасмы
Шәрифсез аңа бик.
– Әбекәй! – ди Шәриф, –
Иртәгә сентябрь.
Бергәләп йөрербез,
Укырга син дә кер.
1963
ОКТЯБРЬ
Кар төшә җиргә иренеп,
Теләр-теләмәс кенә.
Җил йөри кураен өреп,
Көйләр-көйләмәс кенә.
Болытлар иске толыптай,
Асылынган-салынган.
Күк бүген алама тунын
Катлый-катлый ябынган.
Бер карала, бер агара,
Юллар тора алмашып.
Кыш килә туң җир өстеннән
Курыкмый дөп-дөп басып.
1963
БЕРГӘ-БЕРГӘ
Синдә җыр бар,
Миндә җыр бар –
Матур җырлар бик күп җирдә.
Синең җырың миңа күчсен,
Минем җырым сиңа күчсен –
Җырлыйк әле бергә–бергә.
Синдә кул бар,
Миндә кул бар –
Тотынышыйк син дә, мин дә.
Синең шатлык миңа күчсен,
Минем шатлык сиңа күчсен –
Уйныйк әле бергә–бергә.
Синдә уй бар,
Миндә уй бар –
Уйлар бар ул һәр күңелдә.
Синең уйлар миңа күчсен,
Минем уйлар сиңа күчсен –
Уйлыйк әле бергә–бергә. 1963
ЭЗЛӘДЕМ, ДИ, АПАСЫН
Кайтып керсәм мөлдер-мөлдер
Утыра елап энем.
– Тагын нәрсә булды инде,
Нигә елыйсың, – дидем.
Өстәлемә күз төшерсәм,
Өстәлдә эшләп харап.
Телевизорны сүткән бу –
Ай энем, Марат, Марат.
Эчтән лампаларын алып
Өеп куйган барчасын.
Нишләдең син, дигән идем,
Эзләдем, ди, апасын.
1963
ХИКМӘТЛЕ СҮЗ
Бер сүзне күп сөйләсәм,
Аны тәмам «иләсәм»
Тирги мине һәммәсе:
Туйдырамын, янәсе.
Ә мин шундый сүз беләм,
Ул сүздән туймый һичкем.
Тиргәмиләр, сүкмиләр
Сөйләп торсаң да өч көн.
Кыен түгел әйтергә,
Бик ансат, рәхәт үзе.
Сезгә дә өйрәтәм аны:
Ул була «рәхмәт» сүзе.
1964
МАЛАЙ ТАКМАГЫ
Күкне болыт каплап алган,
Кар ява бүрек-бүрек.
Рамат карый тәрәзәдән
Сулышын өреп-өреп.
Юллар ап-ак, өйләр ап-ак,
Түбәләр тау булганнар.
Агачлар муеннарыннан
Көрткә кереп чумганнар.
Тәрәзәгә карый-карый
Такмаклый Рамат шунда:
– Әй, болытлар, болытлар,
Карны ишмәгез монда.
Көш, көш, көшегез,
Бүтән җиргә күчегез.
Әнкәй юллар чистарта,
Ераккарак төшегез.
1964
КЕЧКЕНӘ ПАТША
Егермедән артык вәзир
Бер кечкенә патшага.
Җитмәсә сакчы куелган
Як-яктагы капкага.
Бу патшаны вәзирләре
Гел типкәләп йөртәләр.
Баш белән һәм аяк белән
Этәләр дә төртәләр.
Вәзирләр куалар аны
Менә шулай куркытып.
Капкага килсә керергә,
Сакчысы ала тотып.
Вәзирләре – уйнаучылар,
Патша дигәнем – туп ул;
Әйтмәсәм дә белгәнсездер,
Бу уен була футбол.
1964
СӘГАТЬ
Кичке сәгать болай суга:
Доң, доң,
Доң, доң!
Кече телем җитте унга
Бик соң,
Бик соң!
Җәй урының
Доң, доң!
Бик тын гына йөри төнлә
Тын, тын,
Тын, тын!
Йокламасаң да ят ди ул
Шым–шым,
Шым–шым.
Иртәләрен болай суга:
Тик–так,
Тик–так.
Уянырга вакыт җитте
Калма йоклап,
йок–лап.
Уян нык–лап,
нык–лап!
1964
* * *
– Мин югары, син түбән
Болытка тия түбәм, –
Дип әйтә икән кибән
Кечкенә чүмәләгә.
– Әйе, кибән, син биек,
Ләкин сине ясыйлар бит
Чүмәләләрне өеп, –
Дигән чүмәлә аңар,
Моны кем читкә кагар.
1964
КҮКТӘ
Карап ятам төнлә йолдызларга –
Күк йөзенең чәчәк юрганын.
Йолдызларга карап ята торгач,
Искә төшә борчак куырганым.
Кызган борчак шулай кайвакытны
Очып чыга читкә табадан.
Йолдызлар да кызган борчак кебек
Түбән таба оча һавадан.
Йоклап китәм карап ята торгач,
Йокыдан бит булмый тыелып.
Күкнең ахры кесәләре тишек,
Борчаклары тора коелып.
1964
АП-АК ИТКӘН
Чисталыкны бик ярата
Гөлгенә,
Битен-кулын юып тора
Гел генә.
Өс-башына һич тә керләр
Тидерми.
Курчакка да каткан күлмәк
Кидерми.
Артыграк тырышты шул
Ул бүген:
Юып куйды әнисенең
Бүреген.
Кара киез итеген дә
Юды ул.
Бар нәрсәне «ап-ак» итеп
Куйды ул.
Бөтен нәрсә әнә шулай
«Ялт» итте,
Кайтып кергәч әнкәләре
«Аһ» итте.
1965
КОМПОЗИТОР ЧЫПЧЫКЛАР
Скрипка кылларыдай
Тартылганнар чыбыклар,
Шул кылларда көй уйныйлар
Композитор чыпчыклар.
Берсе арып туктадисә,
Икенчесе тотына.
Өченчесе шул көйләрне
Салып тора нотага.
Урамнарны яңгырата
Шушы чыпчыклар җыры.
Песи астан койрык болгый,
Ул – хорның дирижеры.
1965
КАЯ КИТКӘН ТАМЧЫЛАР?
Тәрәзәдән кулын сузып,
Бер сабый тамчы тота;
Саный: берәү, икәү, өчәү!
Ә дүрт санын оныта.
Кабат санап карарга дип
Учын ачып караса:
Искиткеч хәл, учта тамчы
Берәү дә юк лабаса.
1965
ӘЛЛӘ КАЙЧАК…
Бер атнада җиде көн бар,
Мин моны күптән беләм.
Календарь битен санадык
Беркөн әнием белән.
Ә бервакыт бер атнага
Әни китте кунакка.
Ну озын да булды инде
Әнисез үткән атна.
Әйтсәм әйтим инде сезгә
Ул чак хәтта еладым.
Әллә кайбер атналарда
Көннәр күбрәк буламы?
1965
АК БОЛЫТЛАР
Ак болытлар – самолетлар,
Җил аларның пилотлары.
Күктә йөзә, илләр гизә
Җирнең кысыр болытлары.
Разведкага йөри алар,
Кайда коры – шуны күреп.
Аннан яңгыр болытына
Шул турыда рапорт биреп.
Ак болытлар, вак болытлар,
Күк абзаның оныклары.
Җәен-кышын, язын-көзен
Ак аларның толыплары.
Кайчак тора зәңгәр күктә
Тезелешеп ак болытлар.
Әйтерсең лә аэродромга
Җыелышкан самолетлар.
1965
ЯЗГЫ ПАРЧАЛАР
Боз китә елгада, боз китә,
Бозларга утырып кыш китә.
Елгалар ярсыган ат кебек
Тибешеп ярларны селкетә.
Зыңгылдап ярыла язгы боз,
Әйтерсең, кыңгырау кагалар.
Салкыннар, бураннар җырлашып,
Ашыгып еракка агалар.
Кояш та җиңнәрен сызганган,
Эшли ул ашыга-ашыга.
Ә кырлар кайнаган казандай –
Ургылып-ургылып пар чыга.
1965
ЙОЛДЫЗЛЫ КИЧ
Бик матур бүген кич,
Күк йөзе сипкелле.
Ә түрдә – тулган ай,
Анысы миң шикелле.
Күк бүген болыттан
Пәрәнҗә япмаган.
Күз тияр диеп тә
Бер дә шаккатмаган.
Нур чәчә зур миңе,
Җемелди сипкелләр.
Матур да, күркәм дә
Йолдызлы бу кичләр.
1965
ЯРЫК КОЙРЫК
– Кичәге карлыгач килгән,
Күрче, күрче, әтием.
Әнә ничек борыны белән
Чукып тора тәпиен.
– Бәлки башка карлыгачтыр,
Каян беләсең, кызым?
– Әнә ич койрыгы ярык,
Шуннан таныдым үзен.
1965
ОХШАШЛЫК
– Бабакай, сиңа охшаган
Кеше күрдем урамда.
Кәкре таякка таянып
Тора иде ул анда.
– Миңа охшаган иде соң
Ул бабайның кай ягы?
– Гел синеке төсле иде
Кулындагы таягы…
1965
ФУТБОЛ
Малайларны җыйныйм мин,
Һәркөн футбол уйныйм мин.
Ләкин безнең капка юк,
Ә ясарга такта юк.
Шулай да уен кызык,
Табаннар бетә кызып –
Чабып тирләп-пешәбез,
Манма суга төшәбез.
Ашарга да кайтмыйбыз,
Ишегалдын таптыйбыз.
Купса куба табан да,
Туп тибәбез һаман да.
Шунысы кыен: кайткачтын
Әти әрләштергәли.
Чөнки туп, капка булмагач,
Тәрәзәдән кергәли.
1965
БӘБИ КЕМГӘ ОХШАГАН?
Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да, әни үзен
Һич кенә дә тиргәми.
Мине хәзер оныттылар,
Юк өчен дә тиргиләр:
Өйгә бәби алып кайттык,
Син бит хәзер зур, диләр.
Әти карый да бәбигә:
– Нәкъ әнисе бу, – дия.
Ә әни сөйгән вакытта
– Нәкъ әтисе, – дип сөя.
Ә мин әйтәм, алай түгел,
Алар белеп сөйләшми:
Бәби бабайга охшаган,
Аның башы пеләш бит.
1965
ТӨШЕРМӘДЕМ
Курыкканда уч төбенә
Төшә диләр йөрәкне.
Беркөн шулай юкка гына
Әти биргәч «кирәкне» –
Йөрәгем тибә дөп-дөп,
Учыңа төшәмен дип.
Кулым белән кысып тоттым
Йөрәкне бар көчемә,
Никадәр тыпырчынса да,
Төшермәдем учыма.
Бездә көч ул җитәрлек –
Куркуны юк итәрлек.
1965
ҖӘЙ КӨНЕ ДӘ ШУАРМЫН
Иптәшләрем арасында
Минем генә юк чанам.
Әни, нигә син миңа да
Чана алмыйсың һаман?
Хәзер, кызым, җәй җитә ич,
Чана алмыйм шуңар мин.
– Син ал гына, чанам булса,
Җәй көне дә шуармын. 1965
ӘНИЕМ ҺӨНӘРЕ
Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя;
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
Үземнең дә хыялларым
Тегүче булу гына;
Минем хезмәтем дә бирсен
Һәркемгә җылы гына.
1965
МОҢЛЫ МИНЕМ КУРАЕМ
Уйнар идем гармуным юк,
Җырлар идем – тавышым.
Кисеп алып курай иттем
Елгабызның камышын.
Камыш курай эчләрендә
Күпме моң булган икән.
Ул камышка җәйләр буе
Күпме кош кунган икән.
Һәрбер коштан моңнар алган
Елгабызның камышы.
Өргән саен саркып чыга
Шул кошларның тавышы.
Әйтәләр миңа кешеләр, –
Моңлы диләр уйнавың.
Минем монда катнашым юк,
Үзе моңлы кураем.
1965
ЧУАР ТАВЫК
Канат кагып, түш киереп
Масая чуар тавык:
– Мин чуар да, мин чибәр дә,
Кара миндәйне табып.
Арагызда мин бер генә
Алтын кебек каурыйлы.
Ә сез гади ак тавыклар,
Мин мактаулы, абруйлы.
Ак тавыклар әйтә аңа:
Син чуар дип, сүзең хак.
Әмма синең йомыркаң да
Безнекедәй гади, ак.
Чуар тавык тынып кала,
Сөйләми ул сүз алып.
Масаер иде, булмый шул
Чуар йомырка салып.
1965
БУШЛЫК
Өйнең эче яп-ялангач,
Белмимен әлә нигә.
Кайтып керәсе дә килми
Бүген бөтенләй өйгә.
Бөтен нәрсә үз урынында,
Тик җитешми әллә ни…
Әй, онытып торам икән:
Өйдә юк бүген әни!
1965
МАРТ КОЯШЫ
Кояш язга хәзерләнә,
Репетиция ясый.
Аяк асларын эретеп,
Юлларны бозып ташлый.
Я, болыт белән төренеп,
Ялкау баладай йоклый.
Юрганын җил ачмый торып,
Болыт астыннан чыкмый.
Карларны да йомшата ул,
Мамык кебек иттерә.
Түбәләрне юешли дә
Аннан шуны киптерә.
Җылы яктагы кошларга
Телеграмма җибәрә:
«Кайтыгыз!» – дип яз ясарга
Туган-үскән җирләргә.
1965
АПРЕЛЬ
Апрель ае табигатькә
Зур үзгәрешләр ясый:
Кыш абзаңны буйсындырып,
Еракка илтеп ташлый.
Аннан инде гөрләвекләр
Җир-ананы уята.
Апрель батыр, җиң сызганып,
Елгада бозлар вата.
Ул әле шәп дворник та:
Себереп ташлый юлларны,
Чокырларга илтеп түгә
Урамдагы суларны.
Апрель батыр эшли көн-төн
Шулай ару-талусыз.
Май айлары шуңар да бит
Килә соңга калусыз.
1965
МАЙ
Майның җылы сулышыннан
Игеннәр үсеп китә,
Чәчәк исләре аңкытып,
Рәхәт җил исеп китә.
Үләннәр борын төртәләр,
Бөреләр тунын сала.
Алмагачлар ак чәчәкле
Күлмәген киеп ала.
Кошлар бала чыгаралар,
Каз-үрдәкләр – бәбкәсен.
Бөтен табигать яңара –
Май айлары шәп тә соң!
1965
ИЮНЬ – ИЮЛЬ
Июнь ае, июль ае –
Чәчәкле дә җиләкле.
Кояшы да бигәрк кайнар –
Салдыра ул күлмәкне.
Елгаларда йөзә-йөзә
Балык булып бетәбез.
Ярышларда чуртаннарны
Выжлап узып китәбез.
Июнь ае, июль ае
Көч бирә торган айлар.
Безне колаклардан тартып
Үстерә торган айлар.
1965
АВГУСТ
Август ае баладай,
Гел яшь була күзләре.
Алсу алма күрсә генә
Балкып китә йөзләре.
1965
СЕНТЯБРЬ
Ә сентябрь, сентябрь –
Бу айда эш йөз дә бер:
Бәрәңге дә аласы,
Мәктәпкә дә барасы,
Алмасын да җыясы,
Җыйгач, сайлап куясы.
Чүп-чарлар яндырасы,
Җир казып калдырасы…
Әй күп инде, эшләр күп,
Ник аны санап торам?!
Әни ничек өлгерә,
Кызганып карап торам.
1965
МЕНӘ ШУЛАЙ ҮСӘ АЛАР
Олысына өч яшь тула,
Сигез ай – кечесенә.
Энесен карый башлаган,
Үскән шул инде менә.
Тирбәтә ул энекәшен
Утырып та, ятып та.
Бигрәк ярата аны
Еламаган вакытта.
Көйсезләнгән чакта гына
Сөйми бер дә энесен.
Үзе утырып елый башлый
Уздырып бөтенесен.
Менә шулай үсә алар
Абыйсы һәм энесе.
Әниләре чыгып китсә
«Концерт» куеп икесе.
1965
ТОТЫЛДЫ
Әнкәсе авырып китте
Мансурның берчак.
Дарулар китерде Мансур
Аңарга учлап.
– Шушыларны эч тә, әнкәй,
Тиз генә тазар.
Тагын дарулар бирермен
Җитмәсә алар.
– Каян алдың син боларны?
– Теге вакытта
Мин аларны эчми генә
Җыйдым савытка…
1966
ЧӘЧӘКЛӘР ЯРАТУЧЫ
Гөлләр утырта Зәйтүнә,
Яз килеп җитте исә.
Гөлләр бөреләрен ача,
Зәйтүнә кулы тисә.
Розасы бар, канәфере,
Георгины – барчасы.
Салават күпере төсле
Аның чәчәк бакчасы.
Әле ул бик яшь булса да,
Даны таралган ерак.
Гөл үстерүнең серләрен
Язалар аннан сорап.
Ә Зәйтүнә хатлар белән
Орлыклар да җибәрә.
– Чәчәккә күмелсен, – ди ул, –
Бездә бөтен җирләр дә.
1966
СУЫК ТӨСЕ
Мин беләмен, кышның төсе
Мамык кебек ак була.
Минем иң яраткан чаклар
Кышкы салкын чак була.
Суык кызыл төстә икән,
Анысын яңа төшендем.
Салкынга чыккач битләре
Кызара бар кешенең.
Салкын үзе күренми дә,
Үзе бик нык чеметә.
Шул чеметкән чакта ахры
Кызылын сөртеп китә.
1966
ЯШИ АЛМЫЙМ ШУНСЫЗ
Озак йөрсәм ялыктыра башлый
Болыннар да, матур урман да.
Сандугачлар хәтта туйдыра бит
Бертуктаусыз сайрап торганда.
Йолдызларның нуры кими кебек
Озак йөрсәм якты төннәрдә.
Һәрвакытта янда торса әгәр
Ямьсезләнә кебек гөлләр дә.
Тиз туйсам да кайбер нәрсәләрдән,
Бер нәрсәгә артык комсыз мин –
Кешеләрдән һит тә туя алмыйм,
Яши алмыйм менә шунсыз мин.
1966
БУРАН БЕЛӘН ДУСЛАШТЫК
Буран белән дуслаштык без,
Дуслык башланды күптән:
Аның белән икәүләшеп
Тау ясыйбыз без көрттән.
Ул юллардан кар китерә,
Мин шуып таптап торам.
Әллә белеп, әллә белми
Миңа эшләшә буран.
Тавым инде бик зур хәзер,
Рәхмәт инде җилләргә.
Исәп бар әле шул таудан
Йолдызларга менәргә.
1966
БЕРАЗ КӨТӘРГӘ МИКӘН
Күктә йолдызлар нигәдер
Атыла сирәк кенә.
Төшерсәң иде аларны
Кар кебек көрәп кенә.
Йолдызлар бик күп булгачтын
Санарга бик җайсызлар.
Кайчан мин санарлык кына
Калыр икән йолдызлар?
Күктә йолдыз әзәйгәнен
Озак көтәргә микән?
Әллә кулга көрәк алып
Менеп китәргә микән?
1966
АЮ ТУН
Абыем Себердә яши,
Бик шәп аның һөнәре.
Тайгаларда аю аулап
Үтә икән көннәре.
Үзе тоткан бер аюның
Тиресеннән тун тегеп
Миңа да җибәргән әле –
Йөрмә, дигән, интегеп.
Туным шундый җылы минем,
Һич өшетеп карамый.
Өшетеп карамаса да,
Кияргә шул ярамый.
Аны киеп чыктым исә,
Бөтен этләр өрәләр.
Әллә инде мине чынлап
Аю диеп беләләр?!
1967
НУРЛЫБАЯН
Күрше малай – Нурлыбаян
Бер эт тапкан әллә каян.
Сөйләшәләр көн дә, төн дә
Икесе генә белгән телдә.
– Күтәр минем сумкамны, – дип
Әйтә икән малай уйнап.
Тешләп эте зур сумканы
Алып китә урам буйлап.
Онытылып калса тышта
Берәр төрле кием-салым,
Эте хәзер алып керә,
Исен генә сизсен аның.
Мактанып та җибәргәли
Нурлыбаян кайчакларда:
– Үсү белән китәм, – ди ул, –
Этне алып ил сакларга.
1967
ГЕОГРАФИЯ ДӘРЕСЕНДӘ
Карта янына баскан да
Аптыраган Ләмига.
Кырымны таба алмый ул,
Батканмы әллә суга?!
Өйдә дәрес карамасаң,
Килә икән кыенга:
Кырым диеп Ләмигабыз
Барып чыга Курильга.
Укытучы әйтә аңа:
– Кырым бит,–ди,– көньякта.
Арттан кычкыра бер малай:
– Җир әйләнә бит, апа! 1967
ДАМИР
Дамир әйбәт көрәшче,
Беләкләре бик юан,
Әйтерсең туганда ук
Көрәшче булып туган.
Һәркемне дә ега ул,
Гел-гел өскә чыга ул.
Спортны бик сөя ул –
Гөрне дә шәп чөя ул.
Яратса да спортны,
Укуны бик яратмый.
Тактага дәшсә апа,
«Беттем, эшләр харап», – ди.
Ж әлләп тә куям үзен,
Мондый хәлдә күргәндә.
Мәсьәлә авыр шул ул
Ике потлы гердән дә.
1967
СӨЕНЧЕ
Мәктәбемә йөгерим дә
Алыйм әле сөенче:
Авылыбызга яз килүен
Мин күрдем иң беренче.
Бер тамчы биек түбәдән
Минем башка сикерде.
Сикерде дә миңа гына
Яз хәбәрен китерде.
1967
АВЫЛДА ПЕЧӘН ӨСТЕ
Авылда печән өсте,
Авыл иртә уянган.
Гөлләр алсу иренен
Таң нурына буяган.
Көтүче таңны куа
Чыбыркысын шартлатып.
Елмаеп кояш туа
Кешеләргә шаккатып.
Авылда печән өсте,
Ашкыну – һәр йөрәктә.
Кушылып чалгы чыңына
Кошлар сайрый куакта.
1967
КЕМ БУЛДЫ ИКӘН ЯНЫМДА
Тып-тын гына тавыш-тынсыз,
Аяк очына басып –
Төнге җилме керде янга
Белә алмадым ачык.
Йомшак итеп, рәхәт итеп
Чәчләремә кагылды.
Нидер әйтте дә шикелле,
Тавышы иде ягымлы.
Мин күзем ачып карауга
Беркем юк иде инде.
Кем булды икән янымда
Әниме, төнге җилме? 1967
ЫНДЫР
Ындырда бодай көшеле,
Ындырда күмәч тавы,
Ындырда яшьләр авазы
Һәм машиналар шавы.
Басудан юллар сузылган
Ындырга, көшелләргә.
Ындырдан юллар сузылган
Йотларга, кешеләргә.
Бер кеше дә читләп үтми
Шушы күмәч ындырын;
Ындыр – басулар йөрәге,
Юллар кушылган урын.
1967
МИЧЧЕ КАРТ
Бар безнең авылда мичче карт,
Яшен ул үзе дә оныткан.
Аның зур, сөялле куллары
Никадәрле өйләрне җылыткан.
Киштәгә китаплар тезгәндәй
Матурлап тезә ур кирпечен.
Һәйкәлгә караган шикелле
Сокланып карыйсың һәр мичен.
Тузмыйлар бу мичләр, тузмыйлар,
Торалар гел җылы өләшеп.
Карт мичче останың эшенә
Кем генә карамас көнләшеп?
1967
МӘКТӘПТӘН КАЙТЫП КИЛӘМ
Мәктәптән кайтып киләм,
Сумкам тулы «бишле»ләр.
Мине алга сөйриләр
«Бишле»ләр бик көчлеләр.
«Саумысез» дим һәркемгә.
Их, дөньялар иркен дә!
Әллә кая ашкынам,
Урамнар кояш кына.
Сумкам арытмый кулны,
Мәче дә кисми юлны.
Этләр дә чыкмый өреп,
Минем кайтканны күреп.
Кайтып барам ялгызым,
Ерык минем авызым.
Чыдап булмый, чын менә,
«Бишле»ләрем көлдерә.
1968
ГАДӘТ
Бер эшкә тотынсам,
Җиде кат тирлим мин,
Белмичә, үземә
Тынгылык бирмим мин.
Маңгайдан шыбырдап
Әйдә, дим, тир аксын,
Тик эшем эш булсын,
Кешеләр яратсын.
Соңыннан кемнәрдер
Тиргәрлек булмасын;
Кызарып, оялып
Тирләрлек булмасын.
1968
АВЫЛЫБЫЗДА ТУЙ БҮГЕН
Берәү дә өйләнмәсә дә,
Авылыбызда туй бүген.
Кемгә кермә – коймак пәшкән,
Кемгә кермә – сый бүген.
Без дә алай буш йөрмибез,
Уйламагыз юләр дип.
Кесә тулы конфет безнең,
Чабу тулы прәннек.
Узышабыз, чабышабыз,
Булмаса да атыбыз.
Атлар безгә нигә кирәк,
Безнең колын чагыбыз.
Таякларны ат иттереп
Шәп тә соң урам урау!
Авызыбыз гармун безнең,
Йөрәгебез – кыңгырау.
1968
ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ
Кайтып киләм урман сукмагыннан,
Шундый рәхәт, җиңел атларга.
Белмим, нинди сихри магнит шулай
Тарта икән туган якларга.
Битләремнән, чәчләремнән сыпырып,
Дәү юкәләр мине иркәли.
Бөтенесен шулай оныттырып
Баштан сыйпый иде тик әни.
Әнкәй кочагыдай рәхәт икән
Туган якның бөтен җире дә.
Балачагым кабатлана кебек
Һәр яфракта, һәрбер бөредә.
1968
ТУКАЙ АША
Юктыр диеп йөри идем
Латвиядә танышларым;
Урамына керү белән
Ак каеннар каршылады.
Юкәләре, чыршылары,
Наратлары бар да таныш.
Теләсәң һәр агач белән
Рәхәтләнеп фикер алыш.
Кибетләргә килеп керсәң
Карап тора Җәлил, Тукай.
Китап сөйгән һәрбер кеше
Алар каршысында туктый.
Монда дуслар булмас диеп
Ялгышканмын, ялгышканмын.
Белдем хәзер халкыбызның
Тукай аша танышканын.
1968
ИСКӘНДӘРНЕҢ КИҢӘШЕ
Яңа пальто сатып алды
Искәндәрнең бабасы.
Эчләре атлас кына,
Каракүлдән якасы.
Бабай әйтә:
– Бу пальтоны
Бик яратып алдым, – ди. –
Тегелеш дә килешле,
Мамыгы да калын, – ди.
Тик шунысы ошап җитми,
Бераз зуррак икән, – ди. –
Сатыр идем, мондый шәбен
Табып булмас бүтән, – ди.
Искәндәр тыңлап тора да,
Әйтә үзенең киңәшен:
– Сатма, бабай, ник сатасың,
Үскәчерәк киярсең.
1969
КЕМ ГАЕПЛЕ
Ачуланып, пыр тузынып
Кайтты Булат өенә.
Күңелендә дулады аның
Җил-давыллы өермә.
Сумкасын атып бәрде ул,
Чишенде өзеп-йолкып,
Аяк астындагы мәче
Качты аңардан куркып.
Әнкәсенә кычкырды ул
Өйгә керә-керешкә:
– Синең аркаңда бүген мин
«Берле» алдым дәрестә.
– Ничек алай? – дип сорады
Әнкәсе бик аптырап.
– Моннан соң минем өй эшен
Эшләп куй син яхшырак.
1971
МОЛОДЕЦ МИНЕМ ӘБИ
Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә – ул идәндә,
Көчен һич тә жәлләми.
Алъяпкычларым үтүкли,
Көн дә чәчләрем үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.
Китап-дәфтәрләремне дә
Гел карап кына тора,
Ертылган битләре булса
Тота да ябыштыра.
Күңелләре күтәрелә
Бер ертыкны ямаса.
Минем өчен укырга да
Барыр иде… яраса.
1972
НИГӘ КЫЗЫК ИЛҺАМГА?
Әй, кызык та Илһамга,
Көлә гел чырык-чырык:
Иртән дә авыз ерык,
Кичтән дә авыз ерык.
Ярыктан да көлә ул,
Сарыктан да көлә ул.
Маэмай да кызык аңа,
Бахбай да кызык аңа.
Әйтә ул әткәсенә,
Әйтә ул әнкәсенә:
– Сез дә кызык күрәсез,
Ничек көлми түзәсез?
Көлмәс иде Илһам да,
Бар җирдә кызык күрә;
Тулып ташкан бәхете
Көлмәс җирдән көлдерә.
1972
КАРГАЛАР ТЕЛЕ
Күктә бик күп карга,
«Кар», «кар» килә бар да.
Телләрендә шул сүз
Кунсалар да талга.
Әни әйтә: «Димәк,
Тиздән яңгыр явар.
Әнә шулай «кар», «кар»
Яңгыр тели алар».
Каргаларның теле
Кызык кына икән:
Яңгыр дияр чакта
Кар сорыйлар күктән.
1975
КРАН
Урамда эшли кран,
Муенын алга сузган.
Хәрәкәте бик салмак,
Цирктагы фил сымак.
Әнә ул зур панельне
Нинди җиңел күтәрде,
Әйтерсең фил үрелеп
Учтан алды шикәрне.
1976
ТАПКЫР ҖАВАП
Бабасы сорый малайдан:
– Үскәч кем буласың, балам?
Җавап бирә аңа малай:
– Үскәч мин дәү кеше булам.
1978
АВЫР КӨН
Әни әйтә: «Ни булды,
Авырыйсыңмы әллә? – ди. –
Алай диеп әйтергә
Кызуың юк тәндә», – ди.
– Юк, әнием, авырмыйм,
Ләкин хәлем авыр, – дим, –
Шуңа кәеф юк минем,
Булмый бүген мультфильм.
1978
* * *
Радиодан әйттеләр:
– Бүген җәяүле буран!
Тәпиле җилләр күрмәдем
Күпме урап та урам.
Кая китте икән соң ул,
Каян эзләп карарга?
Әллә өйгә керде микән
Итекләрен кагарга?
1978
КЕМ ЯЛГЫШКАН?
Әй, сайрады бер саескан
Күрше бакчада чыр-чыр.
Әни әйтте: «Күршеләргә
Кунак килер, күр дә тор».
Кунаклар безгә килде шул,
Уйлап йөримен эчтән:
Саескан ялгышты микән,
Әллә кунаклар микән?
1978
КИБЕТТӘ
Әтисенә ияреп
Кибеткә килде Шәриф.
Йөри торгачтын залда
Зур шкаф күрде анда.
Әйтте: «Әти, ал шуны,
Шундый шәп, шундый олы.
Төргән кәгазе моның
Җитәр миңа ел буе.
1978
ФАЗЫЛ
Кисәтәләр Фазылны
Әтиләре гел генә:
– Салкын тидерә күрмә;
Җылырак ки өстеңә.
Аннан-моннан киенеп,
Чаба Фазыл урамга.
Җилсез көнне җил куба
Ул урамда булганда.
Салкын аны күрүгә
Табанын ялтырата:
Берәрсенең тун эчендә
Дер-дер калтырап ята.
1978
АИДА
Күрше кызы Аида
Керә безгә һәр кичне.
Нәни генә булса да
Бик ярата ул эшне.
Я гөрләшә-гөрләшә
Өстәлләр әзерләшә.
Чынаяклар теәеп чыга
Һәм кашыклар өләшә.
Я савытлар юам дип
Йөри ул бөтерелеп.
Кранга да көчкә-көчкә
Җитә буе үрелеп.
Чыгып киткәндә әйтә:
Мин керермен әле, ди.
Бу мин юган савытларга
Тотынмагыз яме, ди.
1978
КЫШ БАШЫ
Җылы ипи өстенә
Ягылган ак май сыман,
Эреде дә бетте кар –
Калды тик сыек томан.
Бу – кышның башы гына,
Карлар күп явар әле.
Юмарт кыш җир өстенә
Майны күп ягар әле.
1981
ТИРГӘҮ
Әтине эштә
Начальник тирги.
Әти кайта да
Әнине тирги.
Әни – абыйны,
Ә абый – мине:
Соң, кемнең кемгә
Көче җитә инде.
Мин дә берәрсен
Тиргәр идем дә:
Юк шул энем дә,
Юк шул сеңлем дә.
1981
ӘЙБӘТ КЕШЕЛӘР
Фәрит тә бик әйбәт кеше,
Шәриф тә бик әйбәт кеше.
Дөньяда тагын берәү бар
Әйбәт кеше алар ише.
Фәрит тә мине дус итә,
Шәриф тә мине дус итә,
Кирәк булса икесе дә
Минем өчен үлеп китә.
Ә бит бездә дустың диләр,
Үзеңнән шәп булсын диләр.
Димәк, мин шәп Фәриттән дә,
Димәк, мин шәп Шәрифтән дә.
1982
СҮЗСЕЗ ГЕНӘ
Һәммәсе зарлана Рифтән,
Бигрәк усал малай, диләр.
Бу кадәрле уссалыкны
Каян алган алай, диләр.
Аптырашта ата-ана:
– Нәрсә карый соң бу мәктәп?
Тәрбия алар эше бит,
Ник акыл бирмиләр шәпләп?!
Укытучылар гаҗәпләнә:
– Ник тыймый, – дип ата-ана, –
Әгәр кулга алмасалар
Бозылачак бит бу бала.
Мәктәп белән ата-ана
Бәхәсләшә кубып зурдан.
Бәхәсләргә керми генә,
Беркемгә дә бирми генә
«Тәрбияли» Рифне урам.
1983
ӘДӘПЛЕ БАЛА
Алма бирсәң дә
«Рәхмәт» дип ала,
Хәлвә бирсәң дә
«Рәхмәт» дип ала, –
Илгиз шулкадәр
Әдәпле бала.
Эшкә кушсаң да
«Рәхмәт» дип кала.
1983
ӘТИ КАРАП ТОРГАНДА
Курыкмыймын мин бүген,
Өрекмимен мин бүген
Явыз малайлардан да,
Явыз маэмайлардан да.
Ата казлар ысылдап,
Муенын сузып калса да,
Сөзгәк усал тәкәнең
Күзе уттай янса да –
Курыкмыймын бер тамчы,
Уйнап йөрим урамда:
Әй рәхәт соң уйнавы
Әти карап торганда.
1983
ЧЕЛӘН
Челән килгән безнең күлгә,
Белмим, нинди челәндер.
Нинди булса да, мөгаен,
Безне сагынып килгәндер.
Сыңар тәпиенә басып,
Кузгалмый ул көнозын.
Балыкчы кебек сабыр ул,
Сунарчы кебек түзем.
Үткән-–сүткән кешеләрнең
Күзе гел анда гына.
Керә ул камышлыгына
Бары тик ялга гына.
Явыз малайлар да аңа
Таш атмыйлар нигәдер.
Күрәсең, матурлык шулай
Явызлыкны җиңәдер.
1984
СҮЗДӘ ТОРУЧАН КУНАК
Бик сүзендә торучан ул,
Киләм дидеме – килә.
Аның инде бу гадәтен
Барлык кешеләр белә.
Белә һәм көтә зарыгып
Сәгатькә карый-карый.
Бер минут иртә килми ул,
Бер минут соңга калмый.
Килә ул елгалар кичеп,
Килә урманнар аша.
Килә аю-бүреләрнең
Эзенә баса-баса.
Килә, юлларда адашмый,
Бураннарда таба юл.
Без көткәнне белгәнгәме –
Һич соңармый Яңа ел.
1984
ТАУ СЫРТЫ
Тайның да сырты була,
Тауның да сырты була.
Тайга атланганым бар,
Тауга атланганым юк. –
Ләкин әле тауга да
Бер атланып алырмын.
Болыт-ялга тотынып
Барырмын да барырмын.
Төшмәм җилләр өрсә дә,
Күзгә кояш керсә дә.
Әйләнермен дөньясын –
Чалбар гына чыдасын.
1984
ТАУ БИТЕ
Кара әле, карагыз,
Тауның бите кызарган.
Оялганмы әллә ул
Шунда йөргән кызлардан.
Әй, юк икән, юк икән,
Сәбәп монда бүтәндә:
Тау битендә кызарып
Җиләк пешкән икән лә.
1984
ИНДЕ ТАНЫП АЛГАНСЫЗДЫР
Борыны аның кызыл булыр,
Үткән юлы озын булыр,
Аркасында капчык булыр,
Күчтәнәче тансык булыр.
Клубларга кереп чыгар,
Мәктәпләргә кереп чыгар,
Һәр кешегә капчыктагы
Күчтәнәчен биреп чыгар.
Сакалына карлар кунар,
Керфегенә нурлар кунар,
Аны күргәч күңелләргә
Сөенеч һәм шатлык тулар.
Юмарт булыр, бик бай булыр
Әйткән сүзе бал-май булыр.
Инде танып алгансыздыр –
Әйе, бу – Кыш бабай булыр.
1984
УЛ БЕЛМӘГӘННЕ БЕЛӘ
Гөлгенәнең әнкәсе
Ни тотса да булдыра:
Уа, юа – ялт иттерә,
Ипи салса – уңдыра.
Чигә, бәйли, кисә, тегә
Я үтүкли, я эрли.
Бөтен эшне дә белә ул,
Тик тора гына белми.
Ә Гөлгенә? Гөлгенә
Ул белмгәнне белә.
1985
ТЕЛ АЧКЫЧЫ
Алай итеп карадым,
Болай итеп карадым,
Камиләне барыбер
Сөйләштерә алмадым.
Конфет бирдем – суырды,
Алма бирдем – ашады.
Бары шуннан соң гына
Теле ачыла башлады.
Бүген ачкыч табылды –
Конфет, алма ярады.
Тик һәркөнне «ачкыч»ның
Кирәк башкачарагы.
1985
КӨЗГЕ ТАБЫН
Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң – эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Ә җимеше, җимеше,
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга
Бик бәхетле, бик шат без.
1985
* * *
Яз килә боз сөңгеләрен
Төбәп кышның күкрәгенә.
Аҗдаһа йоткан диярсең –
Елгалар гел үкерә генә.
Туп ата бозлар шарт та шорт,
Ядрәләр ярга сибелә.
Кышның гаскәре кырлардан
Урманга таба чигенә.
Кырлар әсирлектән котылып
Күкрәкләрен тутырып сулый.
Үтәләр кошлар һавадан
Кулъяулыклар болгый-болгый.
1986
ШӘП КОРАЛ
Әти гармунда шәп уйный,
Әни уйный арфада.
Кемне алма – музыкантлар
Безнең өйдә барсы да.
Апам сыңар бармак белән
Пианино чирттерә.
Энем барабанын кагып
Өйне дер-дер иттерә.
Ә мин уйныймын кашыкта,
Шәп корал бит ул кашык:
Мин ашарга утырдыммы
Авыз итә шап та шоп.
1988
НӘРСӘГӘ?
– Алтын әйберләр нәрсәгә? –
Яшереп саклар өчен.
– Матур китаплар нәрсәгә? –
Соң, тузан каплар өчен.
– Бәллүр савытлар нәрсәгә? –
Шкафта тотар өчен.
– Йомшак диваннар нәрсәгә? –
Астында йоклар өчен.
– Ә пианино нәрсәгә? –
Гел ябык торыр өчен.
– Идәндә келәм нәрсәгә? –
Чит-читләп йөрер өчен.
– Тәмле ризыклар нәрсәгә? –
Бозылгач ашар өчен.
– Безнең матур өй нәрсәгә? –
Урамга качар өчен.
1988
УЗАР ИДЕМ
Дамир укуда беренче,
Сабир спортта көчле.
Әни әйтә, нигә син дә
Түгел соң шулар төсле.
Рәфис эшчән дип мактала,
Вил ярдәмчел, янәсе.
Кайсы да булса бер яктан
Алдын алар һәммәсе.
“Эһ” тә итми узар идем
Мин боларның барысын –
Әгәр ачып җибәрсәләр
Ялкауларның ярышын.
1988
ӘНКӘСЕ БЕЛӘН УЛЫ
– Дөмбер-дөмбер кем йөри?
– Дөмбер-дөмбер җил йөри.
– Ник кага ул калайны?
– Чакыра бер малайны.
– Ә ул малай ник чыкмый?
– Малай дәресен укый.
– Дәресен укыр соңынан…
– Юк, юк, улым… Җил тынган.
1989
ШУНДА МӨНИП КИЛЕП ЧЫККАН
Бәхәсләшеп киткән кызлар,
Нәрсә диеп, иң кыен эш.
Бу сорауга җавап табу
Түгел икән бик уен эш.
Бер кыз әйткән: «Иртән тору!»
Икенчесе: «Чәчне тарау!»
Өченчесе: «Дәрес уку!»
Дүртенчесе: «Бала карау!»
Шунда Мөнип килеп чыккан
Һәм кызлардан шыр-шыр көлгән.
Иң кыен эш – кызлар күргәч
Үртәшмичә калу, дигән.
1989
КАР ӨСТЕНДӘ КАРА МӘЧЕ
Кар өстендә кара мәче
Атлап бара вак-вак кына.
Кара итек, кара тунын
Кар тиюдән саклап кына.
Тәпиенә кар ябышса,
Тәпиләрен селкеп тора.
Мыегына кар ябышса,
Эрегәнен көтеп тора.
Кар өстендә кара мәче,
Дөнья бик тә гаҗәа аңа:
Кап-кара итекләреннән
Карда ап-ак эзләр кала.
1989
ӘГӘР ИНДЕ ӨЧ ӨРСӘ
Ай-яй-яй-яй, җил көчле,
Әкияттәге җен төсле:
Бер өрсә буран куба,
Кар белән урам тула.
Ике өрсә әгәр дә
Мәхшәр куба шәһәрдә:
Бар нәрсә канатлана,
Очарга яраклана.
Өч өрсәме – өч өрсә,
Иртән, көндез, кич өрсә –
Бусы җен туе була,
Ул туй төн буе була.
1989
* * *
Бозның борыны җебегән,
Әллә язгы җил бәргән.
Сакланырга кирәк шул
Урамдагы җилләрдән.
Менә мин гел сакланам,
Чыкмыйм андый көннәрдә.
Курчагымны өйрәтәм
Шигырь, әкият сөйләргә.
Бозның борыны җебегән,
Ярый грипп булмаса.
Җебемәс иде борыны
Әгәр әниен тыңласа. 1989
ИҢ ИРТӘ
Иң-иң иртә кем тора? –
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята? –
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
1989
ӘТИ ЭЗЕ
Сыртын угалап
Күрсәтә Таһир:
– Менә монда,– ди,–
Әти суккан җир.
– Әти суккан җир
Нинди була? – дип,
Кызыгып карый
Аңарга Мөнип.
1990
КЫСКА ВАКЫТЛЫ ЯҢГЫР
Быелгы җәй күңелемдә
Ахрысы шулай калыр:
Сибәләде дә китте гел
Кыска вакытлы яңгыр.
Тауны тауга тоташтырды
Салават күпере – җәйгор.
Кояшка кушылып яуды
Кыска вакытлы яңгыр.
Күл буйларында бакалар
Туктамый суздылар җыр.
Гөлләрнең битләрен юды
Кыска вакытлы яңгыр.
Сизелми дә үтте бу җәй,
Калды тик эчтә бер нур.
Әллә балачак булды бу,
Әллә кояшлы яңгыр.
1990
ОЧА ТОРГАН ЧӘЧӘКЛӘР
Әй күп безнең бакчада
Төрле-төрле чәчәкләр.
Алар бар да матурлар,
Алар бар да бик шәпләр.
Кайсы кызыл, кайсы ак,
Кайсы боек, кайсы шат.
Җыеп алсаң һәммәсен
Булыр иде ун кочак.
Чәчәкләрнең бар хәтта
Очып йөри торганы.
Түтәлләрдән түтәлгә
Күчеп йөри торганы.
Кайчагында шуларны
Җыймак булам чүгәләп.
Ләкин чәчәк дигәнем
Булып чыга күбәләк.
1990
БАРСЫНА ДА ҖИТӘ
Мәхшәр ишегалдында –
Уйный бала-чагалар.
Бетсәләр дә әлсерәп
Туктамыйлар, чабалар.
Кайчагында көтмәстән
Бәхәскә керешәлер:
Тарткалап та йолыккалап
Нәрсәдер бүлешәләр.
Киң булса да шулкадәр
Җитми ишегаллары.
Чыга алар урамга –
Шунда тарта җаннары.
Әгәр инде күрсәләр
Нәни генә күлдәвек –
Барсына да шул җитә,
Бар да бата билдән үк.
1990
АЛАСЫН АЛЫП БЕТЕРГӘЧ
Укырга керде Илшат,
Өч-дүрт көн йөрде бик шат:
Китаплар алып кайтты,
Дәфтәрләр алып кайтты.
Ә беркөн бик күңелсез
Кайтып керде ул өйгә:
– Бүтән бармыйм, инде хәзер
Бирмиләр, – ди, – берни дә.
1990
БАТЫР ПЕСИ
Безнең Сим-Сим миннән батыр,
Бөтен яктан:
Ул караңгыдан курыкмый,
Ә мин куркам.
Ул тычканнардан курыкмый,
Ә мин куркам.
Ул еланнардан курыкмый,
Ә мин куркам.
Менә шундый батыр була
Алсаң иде –
Караңгыда курыкмыйча
Калсаң иде.
1991
ГАЛИМ ПЕСИ
Резидәнең песие –
Сим-Сим аның исеме.
Күргәнем юк иде мондый
«Укымышлы» песине.
Нинди китап күрмәсен –
Ялт та йолт «укып» чыга.
Һәр биттәге рәсемен
Берәмләп тотып чыга.
Бик күп укыгангамы –
Ике телне белә ул:
Урысча «кис-кис» дисәң дә,
Татарча «пес-пес» дисәң дә
Йөгерә-йөгерә килә ул.
1991
ТАПКЫР ҖАВАП
Өйгә бирелгән эшләрне
Тикшергәч, әйтте апа:
– Марат, синең мәсьәләңдә
Киткән бит бик зур хата.
Бер кило алма бәясе
Синдә йөз тапкыр арткан.
Игътибар белән карап чык
Кайда икәнен хатаң.
Марат шунда әйтеп куйды
(Ярый кайчак хәйлә дә):
– Апа, мин бит исәпләдем
Аны яңа бәядә.
1992
ЭТ АЛЫР ИДЕМ МИН ДӘ
Әгәр әти рөхсәт итсә,
Әгәр әни рөхсәт итсә,
Эт алыр идем мин дә
Һәм тотар идем өйдә.
Ул эт ит тә сорамаса,
Ул эт сөт тә сорамаса –
Үлән генә ашаса,
Я су эчеп яшәсә,
Алыр идем мин дә эт,
Ләкин андый эт юк бит.
Мин хәзергә болай итәм –
Кеше этен сыйпап китәм.
Бусы да ярап куя,
Эт кулны ялап куя.
1992
МИҢА ҮСӘРГӘ КИРӘК
Миңа үсәргә кирәк,
Бик тиз үсәргә кирәк.
Тиз-тиз үсеп абыйны
Узып китәргә кирәк.
Шунсыз миңа ярамый,
Әйтмәгез, ашыкма, дип.
Абыйдан калган киемне
Кию туйдырды бик-бик.
1992
КҮҢЕЛЛЕ КӨН
Бүген безнең класста
Бик күңелле көн булды:
Укытучыбыз һәркемгә
Гел «биш»ле генә куйды.
Тәртип бозсак – сүкмәде,
Оялтып та китмәде.
Ул йөрде көлеп кенә,
Без йөрдек сөенеп кенә.
Сәбәбе моның гади,
Аптырамагыз һич тә:
Укытучы апабыз
Тормышка чыкты кичә.
Их, барлык апалар
Чыксын иде тормышка.
Ул чагында һәрвакыт
Укыр идек без «биш»кә.
1992
ЯҢГЫР ТЕЛӘҮ
Ләйлә хәзер һәр көнне
Сикереп тора да иртән,
Тәрәзәгә ташлана:
– Яңгыр яумыймы икән?
Ә яңгыр гел юк та юк,
Шыбырдамый шап та шоп.
Күкләр һаман болытсыз,
Болытсыз шул кызыксыз.
Әй, яңгыр, яңгыр, яңгыр,
Яумыйсың һаман да ник?
Белмисеңме, Ләйләгә
Алды әнисе зонтик.
1992
БЕЗНЕҢ ТАЛӘП
Карар кылдык без мәктәптә
Забастовка үткәрергә.
Безнең таләп билгеләрне
Ике тапкыр күтәрергә!
Ә «берле»нең нәселен үк
Калдырмаска – бетерергә!
Иң-иң түбән билгене дә
Һич югы «өч» иттерергә.
Шушы карар үтәлмәсә,
Мәктәпләрне яптырырга!
Көндәлек һәм журналларны
Өеп утта яндырырга!
Менә шул!
1992
ФИЗЗАРЯДКА ЯСЫЙ
Сөйләнергә бик ярата
Гөлгенә.
Дәрестә дә сөйләшә ул
Гел гөнә.
Күп сөйләшмә, дисәң әгәр –
Гөлгенә:
– Физзарядка ясыйм мин, – ди, –
Телемә.
1992
* * *
Җир өстенә сирәк кенә булып
Карның тәүге орлыклары төште.
Күп тә үтми шушы орлыклардан
Кышныү әйбәт калын кары «үсте».
Озакламый ярсу язлар килеп
«Урып» алыр кышның бу карларын.
Кар сулары белән тутырып куяр
Җир куенында булган зур амбарын.
1992
КАЛСЫН БЕЗНЕҢ ЭЗЛӘРЕБЕЗ
Очтык, очтык кошлар булып,
Коенып таң нурларында;
Калсын безнең эзләребез,
Калсын безнең төсләребез
Киек каз юлларында.
Истек, истек җилләр булып
Хыял канатларында;
Калсын безнең эзләребез,
Калсын безнең төсләребез
Гөлнең ап-акларында.
Актык, актык сулар булып,
Актык шаулап та, тын да;
Калсын безнең эзләребез,
Калсын безнең төсләребез
Диңгез дулкыннарында.
1993
ШУҢА КҮРӘ ДӘ БЕЗ МАЛАЙЛАР
Безнең җаннар гел уйнаклап тора,
Болындагы гүя шук тайлар.
Күпме чапсак та без арымыйбыз,
Шуңа күрә дә без малайлар.
“Сөйләшәбез” йодрык белән дә без,
Күбеп кайта кайчак маңгайлар.
Зарланмыйбыз ләкин, сынатмыйбыз,
Шуңа күрә дә без малайлар.
Үртәсәләр кызлар үртәсеннәр,
Вакыт җиткәч алар бер аңлар –
Без кызларны яклар өчен туган,
Шуңа курә дә без малайлар.
Артып китсә кайчак шуклыгыбыз
Тыныч булсын апа-агайлар.
Илнең киләчәге безнең кулда,
Шуңа күрә дә без малайлар.
1993
КЫЗЛАР ҖЫРЫ
Без әле язгы күбәләк,
Кырга чыгасыбыз бар.
Кырга чыгып, очып-уйнап
Гөлгә кунасыбыз бар.
Без әле янган шәм генә,
Йолдыз буласыбыз бар.
Йолдыз булып, кызыктырып
Янып торасыбыз бар.
Без әле нәни кош кына,
Оя корасыбыз бар.
Рәнҗетмәгез безне берүк –
Ана буласыбыз бар.
1993
СУЫК
Уссаланып бүген суык,
Малайларны йөри куып.
Ә малайлар тоттырмыйлар,
Һич кенә дә тик тормыйлар.
Йөгерәләр, тәгәриләр,
Бер-берләрен бәргәлиләр.
Кыйнашалар-чинашалар,
Йодрыкларын җәлләмиләр.
Малайларны тоталмагач,
Артларыннан куып-куып.
Бабайларның битләреннән
Чеметеп китә усал суык.
1993
ТАВЫШСЫЗ ПУЛЕМЕТ
Бакчабызда бер пулемет
Туктаусыз атып тора.
Аткан уклары үзенә
Әйләнеп кайтып тора.
Беркемне дә яраламый
Бу пулемет уклары.
Тик гөлләрне сыйпап үтә
Уклары – бал кортлары.
1993
* * *
Килеп җитте җәй уртасы,
Башланды озын көннәр.
Кичен чәчәк атар кебек
Иртән утырткан гөлләр.
Яктырып таң ата башлый
Сүнүгә кичке шәфәкъ.
Кояш булып, яңгыр булып
Ява күкләрдән шәфкать.
1993
СЕРЛЕ КӨНДӘЛЕК
Җир ул – табигатьнең көндәлеге,
Шунда яза барлык хисләрен:
Җилләр белән ашкынуын яза,
Гөлләр белән – сөенечләрен.
Карлар белән – күңел аклыкларын,
Яңгыр белән – кайгы, сагышын.
Аккан сулар белән язып бара
Көннәр белән төннәр агышын.
Җәйге кояш белән назын яза,
Яшеннәре белән – гайрәтен.
Көзләр белән юмартлыгын яза
Куеп бөтен көчен, сәләтен.
Табигатьнең шушы көндәлеген
Өйрән генә укый белергә –
Аңларсың син һәр күренеш серен,
Төшенерсең яшәү серенә.
1994
САЛАВАТ КҮПЕРЕ
Салават күпере төшкән
Болынга.
Аллы-гөлле буяулары
Кулында.
Төс өләшеп йөри, ахры,
Гөлләргә.
Нинди буяу тияр икән
Кемнәргә?
Чабыйм әле мин дә шунда –
Булышыйм.
Җиребездә гөл-чәчәкләр
Күп булсын.
1994
МИНЕМ ЭТ БУЛАСЫМ КИЛӘ
Минем эт буласым килә,
Беләсезме нигә?
Этләрне бит иркәлиләр
Сыйпап үбә-үбә.
Этләр югалса эзлиләр,
Кадерле шул этләр.
Этләр алдында тора гел
Тәмле-тәмле итләр.
Кая барса да аларны
Йөртәләр гел тотып.
Калдырмыйлар бит аларны
Больницада “онытып”.
1994
КАЛЫЙК ВАКЫТЫНДА СОРАП
Озын-озын, нәрсә озын? –
Озын-озын бәхет юлы.
Үз бәхетенә бара кеше
Кайвакытта гомер буе.
Олы, олы, нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы.
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Авыр,авыр, нәрсә авыр?
Авыр – аналар каргышы.
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.
Ерак, ерак, нәрсә ерак? –
Үткәннәргә юллар ерак.
Ата-ана фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
1994
АШЫГЫЙК
Актыккы суларны алганда
Уфтанмас өчен җан ачынып –
Кулларда егәрлек барында
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып.
Холкыбыз бик сабыр булса да
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
1994
ФЕВРАЛЬ
Февраль, февраль!
Шундый гаҗәп ай син –
Бер карыйсың, өтә суыгың.
Бер карыйсың, тамчыларың бии
Сәхнә итеп түбә кыегын.
Бер карыйсың, күктән карлар ишелә,
Буран куба кысып тыннарны.
Бер карыйсың, кояш үз нурында
Коендырып йөри кырларны.
Февраль холкын алдан әйтеп алмый
Иң-иң оста синоптиклар да;
Сыйган аңа мартның җилләре дә,
Январь аеның суыклары да.
Тугангамы февраль аенда,
Холкым минем шуңа охшашлы:
Җанга сыйган болыт, давыл, буран,
Яшен, яңгыр һәм дә кояшы.
1994
* * *
Сайраганы, сайрамаганы бар,
Кошларның да була төрлесе.
Ләкин юктыр кошның һичбер җирдә
Мәкерлесе, эче керлесе.
Кошлар йөрәгендә мәкер булса
Оча алмас иде һавага.
Яманлыкны күтәрерлек канат
Ярый әле юк бер җанда да.
1994
ЮЛБАСАР
Йөрер өчен аңа һич тә
Кирәк түгел юлларың.
Киртә була алмый аңа
Хәтта агым суларың.
Үтә ул карлы кырлардан,
Үтә сазлыклар аша.
Сикереп чыга бакчадагы
Читән-казыклар аша.
Бу гайрәтле юлбасарны
Куркыта алмый берни:
Киң урамнарга сыймыйча
Ул гел бәйләнеп йөри.
Курка ул бары керергә
Карурманнар эченә.
Алар гына бирешмиләр
Юлбасар – җил көченә.
1994
ЯЗГЫ ТУЙ
Күл буенда зур концерт,
Күңелле һәр тарафта.
Язның матур җырларын
Җилләр ерак тарата.
Җырчылары кем диген? –
Җырчылары бакалар.
Алар шулай җырлашып
Концерт куеп яталар.
Иң зур бака – солистка,
Кечерәге – дирижер.
Ыбыр-чыбыр бакалар
Мең тавышлы олы хор.
Концерт кына түгел бу,
Бу – язгы бака туе.
Бик күңелле урын шул
Туй ясарга күл буе.
1994
ТИК ИГЕЛЕК МӘҢГЕЛЕК
Ходай безне яраткан,
Төрле җиргә тараткан.
Акыл биргән, тел биргән,
Иман биргән, дин биргән.
Кояш биргән, Ай биргән,
Яшәр өчен җай биргән.
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,
Сайлар өчен юл биргән.
Килгән кадәр кулыңнан
Яхшылыклар кыл дигән.
Исеңдә тот шуны да –
Бу дөнья фани, дигән.
Тик игелек агачы
Һичкайчан аумый дигән.
1994
ЧЫПЧЫК, ӘНИ ҺӘМ МИН
Чыпчык әйтә: «Чык, чык, – ди, –
Урамда бик кызык», – ди.
Әни әйтә: «Юк, юк, – ди, –
Чыгып йөрмә, суык», – ди.
Ә мин әйтәм: «Чыгам! – дим,
Суык түгел урам, – дим. –
Әнә чыпчык чыбыкка
Яланаяк кунган», – дим.
1994
ЧЫНЛАП ӘЙТӘМ
Әти белән урманга
Бардык беркөнне.
Машинабыз коштай очты –
Мин тоттым рульне.
Бәлки уйлыйсыздыр әле
Шаярта диеп.
Юк шаяртмыйм: тоттым рульне
Туктагач килеп.
1994
БЕРДӘНБЕР
Мин әтинең бердәнбере,
Мин әнинең бердәнбере.
Алырга гына торалар
Ни сорамас – шул әйберне.
Ләкин мин күп сорамыймын,
Мин бит инде аңлы, зур кыз.
Беләм: әти-әниләрнең
Акчалары түгел чутсыз.
1994
КАЙСЫ КӨЧЛЕРӘК
Җил мактанды: мин көчле,
Мин аударам агачны.
Ә гөл әйтте: мин көчле,
Мин тишеп чыгам ташны.
Сезнеңчә кайсы көчле,
Барсын җимергән җилме?
Әллә җирне матурлап
Таш тишеп чыккан гөлме?
1994
ТИЗ ҮСҮ УЛ – БИК ЯХШЫ
Әни әйтә: ай-һай, улым,
Тиз үсәсең бигрәк, ди.
Болай булса сиңа ел да
Яңа өс-баш кирәк, ди.
Гел яңа кием алырга
Акча җиткерим ничек?
Булмыймы соң бераз гына
Әкренрәк үсеп.
Ә мин әйтәм: кайгырма дим,
Тиз үсү ул – бик яхшы.
Үскәчтен мин үзем эшләп
Карый башлыйм өс-башны.
1994
ҮПКӘЛӘҮ
Сеңлем Ләйлә су буеннан
Бик нык үпкәләп кайтты.
Ни булды, дим, үпкәләдең
Кемнәргә син бу чаклы?
– Кемгә булсын! – диде сеңлем, –
Үпкәләдем кояшка.
Чыкмады бит, ә мин ничек
Кызыныйм аннан башка?!
1994
МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН
Бер мактанчык чебен әйткән
Дусларына: менә түшәм.
Телим икән, таш түшәмне
Башым белән бәреп тишәм.
Һәм күрсәткән батырлыгын –
Башын белән сөзеп ташны.
Һәм чынлап та тишкән чебен,
Ташны түгел, ләкин башны.
1994
САЕСКАН
Саескан, саескан,
Борыны бозга ябышкан.
Алырга дип тартышкан,
Әмма боз бик карышкан.
Җибәрмәгән, нык тоткан,
Эләктергән койрыктан.
Шулай итеп саескан
Бозга тәмам ябышкан.
1994
ИКЕ КЕШЕ
Мин бер түгел, ике бугай,
Никтер миңа тоела шулай:
Ярты ягым кире минем,
Ярты ягым гына уңай.
Ашый беләм – юа белмим,
Чүпли беләм – җыя белмим.
Уйный беләм – уйлый белмим,
Сөйли беләм – тыңлый белмим.
Ала беләм – бирә белмим,
Йоклый беләм – тора белмим.
Ерта беләм – ямый белмим,
Өзә беләм – ялгый белмим.
Нигә соң мин шулай икән –
Бер кире, бер уңай икән?
Уйны уйга ялгый алмыйм,
Үз-үземне аңлый алмыйм.
1995
ЯҢГЫР
Матур булып яңгыр явып үтте,
Чистарынып калды бар дөнья.
Сөенешеп коендылар гөлләр
Көтеп алган язгы яңгырда.
Үләннәр дә, юылган чәч кебек,
Кинәт кенә китте күпереп.
Сөендерде яңгыр бар дөньяны
Килгәнгәме бик тә көттереп.
Сабырлыкка сынау узды һәр гөл –
Һәм аларның өмете акланды.
Һәр үсемлек бер йотым су эчте,
Шуның белән гомер сакланды.
Күп вакытта бер йотым су җитми,
Я җитми бер йотым һавасы.
Шундый якын, шундый кыска бит ул
Яшәү белән үлем арасы.
1995
ГОРУР БУЛЫЙК
Мескенләнмик әле, горур булыйк,
Горур булуларга ни җитә!
Сокланабыз бит без бөркеткә дә
Очса гына күктә, биектә.
Син бит, халкым, бөркет нәселеннән,
Һич килешми сиңа мескенлек.
Дошманнарың хөрмәт итсен дисәң
Горурлыгың итсен өстенлек.
Матур халык бит без, батыр халык,
Күпме изсәләр дә калыктык –
Милләт үлми гоурлыгы барда,
Горурлык ул – безнең таныклык.
Яшереп яткырмыйча йөрәкләрдә
Никадәрле гайрәт, көч барын –
Яшик җирдә бер дә кимсенмичә,
Башны биек тотып, татарым.
1995
* * *
Бу дөньяның ние бар? –
Кояшы бар, ае бар;
Теләгәндә учларында
Учак ягар җае бар.
Бу дөньяның ние бар? –
Үзәне бар, тавы бар;
Бер тавына менеп җитсәң,
Артларында тагы бар.
Бу дөньяның ние бар? –
Елгасы бар, яры бар;
Ярсып аккан елганың да
Уйга баткан чагы бар.
Бу дөньяның ние бар? –
Күге бар һәм җире бар;
Күкнең, җирнең мәңге бетмәс
Ымсындырган сере бар.
1995
ЙОКЫ ЧАКЫРУ
Йокы, йокы, кил инде,
Куеныма кер инде.
Тәмле, татлы сыеңны
Миңа бераз бир инде.
Керфегемә кунарсың,
Күзләремә туларсың.
Бик аз гына булса да
Минем белән уйнарсың.
Чәчәләремнән сыйпарсың,
Битләремнән сыйпарсың.
Мин йоклап киткәч кенә
Назлавыңнан туктарсың.
Йокы, йокы, кил инде,
Көткәнемне бел инде:
Әнием дип уйлармын,
Тынычланып йоклармын.
1995
БАРГАНДА ҺӘМ КАЙТКАНДА
Атлап бик тә иренеп,
Сузылып, киерелеп,
Каранып тирә-якка,
Тукталып һәрбер чатта
Кая бара балалар?
Мәктәпләргә баралар.
Очынып, сикерешеп,
Куышып, йөгерешеп,
Карамый алга-артка,
Туктамый һичбер чатта
Кая бара балалар?
Өйгә кайталар алар!
1995
* * *
Акыллы фикер искерми
Узса да күпме вакыт.
Тора аны заман үзе
Яңартып, ялтыратып.
Вакыт күбрәк узган саен,
Киңәйгән саен чикләр –
Югарырак кала бара
Акыллылар, бөекләр.
1995
* * *
Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Урын сайлый ояга;
Үз урының табулары
Җиңел түгел дөньяда.
Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Очалар офыкларга;
Тимәсме канат очлары
Күктәге болытларга.
Ак күгәрчен, күк күгәрчен
Гөрләшә гөлдер-гөлдер;
Бер генә бирелә яшәү,
Бер генә бирелә гомер.
1995
ТӨПЧЕК МАЛАЙ
Минем әни шундый әйбәт,
Мине бер дә орышмый.
Баштан сыйпап кына тора,
Бернинди дә эш кушмый.
Телим икән – уйнап керәм,
Телим икән – тик ятам.
Эшләр өчен чөнки минем
Бар абыем, бар апам.
Ә мин өйдә кече малай,
Ягъни мәсәлән төпчек.
Ашыкмыйм әле үсәргә,
Ни файда бар соң үсеп?
Буем да кечкенә минем,
Хурланмыйм моңа һич тә.
Белеп торам: үсеп китсәм
Йөгертәчәкләр эшкә.
1995
НУЖА
Безнең бабай иелеп йөри,
Нидер эзләгәндәй астан.
Әни әйтә: бабагызны
Кечкенәдән нужа баскан.
Әгәр күрсәм, ул нужаның
Мин кирәген бирәм әле.
Бабабызны турайт диеп
Өйгә алып керәм әле.
Турайтмаса, киреләнсә
Бастырачакмын почмакка.
Минем нинди икәнемне
Белер ул менә шул чакта.
1995
ШУНСЫ НАЧАР
Әни миңа тун алды
Бик матурын, карасын.
Йокларга ятканда да
Килми аны саласым.
Шундый йомшак,җылы ул
Гуя әнкәй кулы ул.
Үзе таман, килешле
Гел үлчәп теккән төсле.
Бик әйбәт шул әнием,
Миңа матур тун алды.
Шунсы начар, әнинең
Үзенең туны югалды.
1995
* * *
Кошлар кунарга ярата
Электр чыбыгына.
Ышанып утыра алар
Куркыныч юклыгына.
Монда ток барлыгын белсә,
Бер кош та кунмас иде.
Барысын белеп гел курыксаң,
Яшәп тә булмас иде.
1995
БЕТМӘС
Болыннарның яме бетмәс,
Җирдә гөлләр барында;
Гүзәлләрнең кадере бетмәс,
Илдә ирләр барында.
Илдә батыр ирләр бетмәс,
Җирдә көрәш барында.
Җирдә әле көрәш бетмәс,
Күзләрдә яшь барында.
1995
СЕЗ КИРӘК
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, әти-әниләр,
Безгә һәрчак сез кирәк.
1996
ЭШНЕҢ АНЫҢ БЕР НИЕ ЮК
Эшнең аның берние юк,
Мин курыкмыймын эштән.
Бакча казырга да була,
Чабарга мөмкин печән.
Өй салу да кыен түгел,
Бер тотынгач бара ул.
«Кис» дисәң балта кисә ул,
«Яр» дидеңме яра ул.
Бер эшнең кыенлыгы юк,
Һич ялганлап әйтмимен.
Чөнки карап торганым бар
Эшләгәнен әтинең.
1996
КУНАК КЫЗЫ ШИКЕЛЛЕ
Самавыр агарттым әле
Су буена төштем дә.
Әй эшләдем, әй тырыштым –
Җен кергәндәй эчемә.
Комнар белән ышкыдым да
Аккан суда юдырдым.
Ике колагыннан тотып
Кабат-кабат чумдырдым.
Матур булды самавырым,
Сары нурлар сибелде.
Карап кына торырлык ул,
Кунак кызы шикелле.
1996
ЯНВАРЬ БАБАЙ
Үтеп бара әнә Январь бабай,
Кар өстеннән шыгыр-шыгыр атлап.
Сакалларын җилләр җилфердәтә,
Керфекләрен бәсләр сарган ап-ак.
Як-ягына борылып карамый ул,
Уе бик тә еракларга киткән.
Иңнәренә аның карлар булып
Шыбыр-шыбыр йолдыз ява күктән.
Бара Январь горур гына атлап,
Адымнары авыр һәм дә салмак.
Сакчылары боз-сөңгеләр тотып
Як-ягыннан бара аны саклап.
1997
ҮСӘМ
Әй яңа көн, яңа көн,
Син исәнме? Мин исән!
Кояш – исән, Ай – исән –
Мин сөенәм син килсәң.
Җир исән дә, ил исән,
Анам биргән тел исән.
Җир өстендә гөл булып
Ай үсәсен көн үсәм.
Үсәм!
1997
ӘЙБӘТ ПЕСИ
Песи алып кайттым әле
Беркемнән дә сорамый.
Песикәем тырнамый да,
Мыр-мыр итеп мырламый да,
Аякка да уралмый.
Әтигә дә ошады ул,
Әнигә дә ошады.
Нигә алып кайтың, диеп,
Берсе дә орышмады.
Әйбәт шул ул, бик тәртипле,
Пычратмый һич өйне.
Ашамый да, эчми дә ул,
Чөнки ул тал песие.
1997
ЧЕРКИЛӘР ҖЫРЫ
Без-з, без-з, черки без,
Без бит уйнап йөрмибез.
Бик җаваплы эшебез,
Бик саваплы эшебез.
Анализлар алабыз,
Уколлар да салабыз.
Чирлене терелтәбез,
Ялкауны йөгертәбез.
Тишәбез дә керәбез,
Очлы безнең энәбез.
Безнең гомер бик кыска,
Безгә юкка тимәгез,
Ти-мә-гез-з!
Без-з-з!
1997
* * *
Күктә йолдызлар шундый күп:
Тоныгы, яктысы бар.
Һәркайсының үз урыны,
Үз төсе – чаткысы бар.
Кояш та бар күктә, Ай да,
Этешми берсе берсен.
Күкләрнең күңеле бик киң,
Сыйдыра бөтенесен.
1997
НИ БАР АННАН ТАТЛЫРАК?
Баш та авырта кебек,
Эч тә авырта кебек.
Кай җиремнең авыртканын
Булмый гына бит белеп.
Тәнем кайнар да кебек,
Кайнар түгел дә кебек.
Хәлем авыр да кебек,
Хәлем җиңел дә кебек.
Өйдә каласы да килә,
Мәктәпкә барасы да.
Йоклап аласы да килә,
Урамга чабасы да.
Нишләргә дә белгән юк,
Беттем инде аптырап.
Әй, ятып йоклыйм әле, –
Ни бар аннан татлырак.
1997
АРЫЛДЫ
Әнием, төшемдә бүген
Бик күп эшләр эшләдем:
Керләр юдым, аш пешердем,
Тутырдым су кисмәген.
Ишегалларын себердем,
Су сиптем кыярларга.
Үлән йолкып алып кайтып,
Ашаттым куяннарга.
Әй арылды, әй арылды –
Эттән болай арылды.
Бүген, әнием, син бер эш тә
Кушма миңа, ярыймы?
1997
БИШЕК ҖЫРЫ
Мин сине күкләрдән эзләп,
Йолдыздан таптым.
Шуңа күрә йөзләрең ак,
Йөзләрең якты.
Коендырдым Ай нурында
Төннәр буена.
Ай нурлары кереп туган
Синең куеныңа.
Былбыллар бәхет теләде
Сиңа таңнарда.
Агып китте сагышларың
Сары салларда.
Җәйге кояш битләреңә
Ай нурын якты.
Шуңа күрә йөзең якты,
Телләрең татлы.
1998
КУШ АЛМА
Куш алма тапкан Әлинә,
«Абый,– бу ди,– Кош алма!
Канатлары кушылган,
Кызыл түшле кош булган.
Әйдә моны очырыйк,
Китсен ерак-еракка.
Язлар җиткәч кошыбыз
Кайтыр тагын бу якка».
Әлинә белән икәү
Очырдык алма–кошны.
Ә кошыбыз канат кагып
Ал кояшка кушылды.
Кайтыр, кайтыр кошыбыз,
Мөмкин түгел кайтмаска.
«Син кайда, Әлинә?» – диеп
Кунар ул алмагачка.
1999
КАЗАН
Барлык урамнарың матур,
Башкалам минем, Казан.
Бу кадәрле матурлыкны
Алдыңмы әллә яздан?!
Көндез күктә кояш яна,
Төннәрен йолдыз, Казан.
Тукай да синең турында
Мактап шигырьләр язган.
Көннәр буе мәчетләрдән
Яңгырап тора азан.
Җаннарга иман саласың,
Динле шәһәр син, Казан.
Синең һәрбер тәрәзәңнән
Якты бөркелә, Казан.
Йортларың синең, башкалам,
Тукылган ахры наздан.