Исәнме, татар теле! | Региональная татарская национально-культурная автономия Московской области

Әдәби сәхифә
ИСӘНМЕ, ТАТАР ТЕЛЕ!

Исәнмесез, дуслар!
Татар телен, туган телебезне сөючеләр!

Интернет челтәрендәге айлык сәхифә Сезнең өчен. Без аны “Исәнме, татар теле!” дип атадык. Сез бу сәхифәбезгә кереп, телебезнең тарихы, бүгенге хәле, аның киләчәге турында кызыксына аласыз. Шулай ук халкыбызның бай хәзинәләре: мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар, танылган шагыйрьләребез һәм күренекле язучыларыбызның тормышы һәм иҗаты белән танышып барырсыз. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә, “Туган тел дәресләре” дип аталган бүлек тә алып барылачак.

Тәкъдим ителәчәк материалларны “гаилә дәресләре” буларак файдаланып, балаларыбызда туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт һәм әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүдә киң кулланырга мөмкин булыр дип ышанып калабыз.

Сезнең фикерләрегезне көтәбез.
Уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек теләп, Ландыш Латфуллина.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.
(Татар халык мәкале)

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
***
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
***
И туган тел! Һә́рвакытта ярдәмең берлән синең
Кечкенәдә́н аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
***
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Я́рлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!
                                                                                                                           (Габдулла Тукай)

Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
***
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
***
Бу телдә рух байлыгың
Һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын.
***
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
                                                                                                                          (Шәйхи Маннур)

***
Затлы – драгоценный
Газиз – дорогой
Рух байлыгы – духовное богатство
Йөрәк кайнарлыгы – сердечное тепло