Татар халкының батыр улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның Бөек Ватан сугышы елларында фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән үлемсез шигырьләре шагыйрьнең исемен мәңгеләштерделәр.
Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә (иске стиль белән 2 нче февралендә) элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә туа.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә йөри башлый, Оренбургта чакта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укуын дәвам иттерә. Мәдрәсәдә узган 1914 — 1917 нче елларда ул матур әдәбият белән кызыксына, кулъязма журналга шигырьләрен урнаштыра.
1919 нчы елның октябрендә «Кызыл йолдыз» дигән фронт газетасында 13 яшьлек Мусаның «Бәхет» дигән шигыре басылып чыга. Бу — Муса Җәлилнең матбугатка чыккан беренче шигыре.
1921 нче елда яшь шагыйрь Оренбургта хәрби уку йортларында белем ала һәм, ниһаять, 1922 нче елның көзендә Казанга килә. Башта ул газетада эшли, аннары Татрабфакта укый, күп иҗат итә. 1925 нче елда «Барабыз» исемле беренче шигъри китабы басылып чыга.
1925 -1927 нче елларда Муса Оренбург якларында комсомол эшендә була, 1927 нче елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп Мәскәүгә җибәрәләр. Анда ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эштә калдырыла. Анда «Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы» дигән татар совет балалар журналларын оештыруда катнаша, аларның редакторы була. Шул ук вакытта (1927 — 1931 нче еллар) Мәскәү университетының әдәбият-сәнгать факультетында укый. Муса Җәлил 1929 нчы елда партия сафларына кабул ителә. 1933 — 1934 елларда шагыйрь башкалада татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасында эшли. 1935 нче елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә әдәби бүлек мөдире итеп чакырыла. 1939 нчы елда Казанга кайта, театрда эшли, шул ук елны ТАССР Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә.
Муса Җәлил 1941 нче елның июлендә армиягә алына. Башта Казан горнизонында хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендә һәм Минзәлә политработниклар әзерли торган курсларда укый, 1942 нче елның февралендә Төньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә, «Отвага» дигән газетада эшли башлый. Шул ук елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышларда аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил авыр яраланган хәлдә фашистлар әсирлегенә төшә. Әмма ул әсирлек шартларында да фашистларга каршы көрәшен дәвам иттерә, яшерен оешма җитәкчеләренең берсе буларак, әсирләр арасында антифашистик эш алып бара. Яшерен оешма фаш ителгәч, 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Шул елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Муса Җәлил татар совет поэзиясенең иң күренекле вәкилләреннән. Аның әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына керделәр. Җәлилнең шигырьләре дөньядагы 70тән артык телгә тәрҗемә ителде.
М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты — бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды. (Татар поэзиясенең антологиясе. 2 нче китап. Казан, 1992 ел).
ЫШАНМА
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
(20 нче ноябрь 1943)